Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ял көннәрендә җылы булачак, Аллаһ бирсә...

Көн саен яуган яңгырлар үзәккә үтте. Инде халык алда буласы өч көн ялда бераз җылытмасмы, дип өмет итә. Шатланырга урын бар: бүген Чаллыда көндез +18; +20 градус чамасы җылы, 10 июньдә +21;+23 градус җылы булачак, дип вәгъдә бирә синоптиклар. Ә инде 11-12 нче июнь көннәрендә +21дән югарырак җылы булырга мөмкин,...

Көн саен яуган яңгырлар үзәккә үтте. Инде халык алда буласы өч көн ялда бераз җылытмасмы, дип өмет итә.

Шатланырга урын бар: бүген Чаллыда көндез +18; +20 градус чамасы җылы, 10 июньдә +21;+23 градус җылы булачак, дип вәгъдә бирә синоптиклар. Ә инде 11-12 нче июнь көннәрендә +21дән югарырак җылы булырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Әммә бу көннәрдә яшенле яңгырлар явачак икән.

Инде җирдә дым җитәрлек булды. Өч көн эчендә, җир юеш булу сәбәпле, бакчаларда да эшләп булмый. Шулай ук, җылы көннәр балалар өчен дә яхшы булыр иде, урамда уйнарга да һава торышының җылы булуы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев