Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялчыгол укулары

Шушы көннәрдә күршеләребез Зәй шәһәрендә икенче мәртәбә «Ялчыгол укулары» үткәрелде. Әлеге күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунаклар килде. Район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов «Ялчыгол укулары» танылган татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен...

Шушы көннәрдә күршеләребез Зәй шәһәрендә икенче мәртәбә «Ялчыгол укулары» үткәрелде.

Әлеге күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чарага Башкортстан, Дагыстаннан да кунаклар килде. Район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов «Ялчыгол укулары» танылган татар дин галиме Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырылуы хакында сөйләде. «Без бу чараны ел саен үткәрүне гадәткә кертергә телибез. «Ялчыгол укулары» ул мәгърифәтче дин әһеле мирасына кагылышлы фикер алышу да булып тора. Аның мирасын, хезмәтләрен әле шактый өйрәнәсе бар. Мәсәлән, ул Төркиянең Диәрбәкер шәһәрендә 14 ел булдым, дип яза, ә галимнәр 4 ел, диләр. Ялчыголның Төркиядәге эшчәнлеге белән дә кызыксынасы, эзләрен табасы иде.

Быелгы «Ялчыгол укулары»нда аның хезмәтләрен өйрәнүчеләр төрле фикер әйттеләр. Шулай ук, укуларга җыелган дин әһелләре, галимнәр, Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр танылган шәхеснең каберен зиярәт кылып, аның рухына догалар да кылдылар. Таҗетдин Ялчыгол Зәй районының Имәнлебаш авылында җирләнгән. Зәйнең җәмигъ мәчете аның исеме белән аталган.

Белешмә өчен. Гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол - төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә.

Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган. Фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игътибарга лаек. Чөнки алар элек-электән укылып, өйрәнелеп килә. «Тәварихы Болгария» (1805 - аны кайчак «Тәварихы Болгар» дип тә йөртәләр.) - нәсел-нәсәбне гәүдәләндергән ядкәр. Әдипнең икенче күренекле әсәре чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле «Рисаләи Газизә» ядкәре (1806). Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт-Петербургта басылып чыккан (372 бит). Кулъязмалары да шактый. Халык аларны яратып укыган. Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев