Шəhри Чаллы

Ялган акчалар

Агымдагы елның 11 аенда Чаллыда әйләнештә ялган акча йөртүнең 89 очрагы теркәлгән. Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләр бүлеге башлыгы урынбасары Венер Гыйбадуллин әйтүенчә, алар арасында 5 мең сумлык - 62, бер мең сумлык - 20, 500 сумлык 8 купюра булган. Күбесенчә ялган акчалар банкка тапшырганда ачыкланган, 89 очракның 21ендә...

Агымдагы елның 11 аенда Чаллыда әйләнештә ялган акча йөртүнең 89 очрагы теркәлгән.

Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләр бүлеге башлыгы урынбасары Венер Гыйбадуллин әйтүенчә, алар арасында 5 мең сумлык - 62, бер мең сумлык - 20, 500 сумлык 8 купюра булган. Күбесенчә ялган акчалар банкка тапшырганда ачыкланган, 89 очракның 21ендә генә сәүдә ноктасында беленгән.

Хәзерге вакытта ялган акча белән эш иткән әрмән гражданинына карата җинаять эше кузгатылган. Ул 11 факт буенча гаепләнә. Ялган акча ясаучылар купюрага барлык саклану дәрәҗәләрен төшерәләр. Ләкин заводтагы кебек югары сыйфатка ирешә алмыйлар. Шуңа күрә белгечләр аларны бик тиз аера.

Халыкка да сак булырга киңәш итәләр. Эчке эшләр идарәсенең эксперт-криминалистик бүлек башлыгы урынбасары Игорь Петров купюрадагы номинал сугылган перфорацияне тикшерергә куша. Завод аны бик оста ясый. Ә җинаятьчеләрнең энә белән чокып ясауларын бармак белән сизеп була. Моннан тыш, яктыда аның тигезсез кырыйлары да күренә. Гади кеше купюрадагы буяудан да акчаның чынлыгын таный. Принтердан чыккан акчада номер язылган җирне тырнасаң, буяу коелып төшә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: