Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялган аракыга – юк!

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясен яңача сата башлыйлар. ЕГАИС дип аталган система бу төр товарны җитештерү һәм сатуны дәүләт контроленә алу дигән сүз. Бүген спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрнең күбесе пошаманда. Беренчедән, бу системага кереп китеп булырмы, икенчедән, яңа төр касса аппаратлары алырга кирәк, алар интернетка...

Инде хәбәр иткәнебезчә, 2016 елның 1 гыйнварыннан алкоголь продукциясен яңача сата башлыйлар. ЕГАИС дип аталган система бу төр товарны җитештерү һәм сатуны дәүләт контроленә алу дигән сүз. Бүген спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүчеләрнең күбесе пошаманда. Беренчедән, бу системага кереп китеп булырмы, икенчедән, яңа төр касса аппаратлары алырга кирәк, алар интернетка тоташкан һәм даими күзәтүчеләр белән бәйле, өченчедән, сату шартлары буенча да таләпләр катгыйлана.

Чаллыда аракы белән сәүдә итүчеләрнең күбесе, авырлык белән булса да, яңа системаны үзләштерә башладылар. Бүгенге көнгә шәһәрнең 98 сәүдә үзәге әлеге автоматлаштырылган дәүләт мәгълүмат исәпкә алу системасына тоташкан. Сәүдәгәрләр беренче тәҗрибәне туплыйлар: яңа система буенча эшләп карыйлар. Алдагы атнада тагын 80 сәүдә ноктасы ЕГАИСка күчә.

Чаллыда аракы һәм башка төр спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүче 480 оешма бар. Шуларның 345ендә әлеге сату җиһазлары урнаштырылган һәм көйләү эшләре бара. Декабрь ахырына бөтен Татарстанда һәр сәүдә ноктасында, кече авылларның кибетләрен дә кертеп, шушы закон нигезендә алкоголь продукциясен контрольгә алучы җиһазлар куелып бетәргә тиеш.

Инде республикабызда ялган аракыны тану һәм исәпкә алу системасы кертелгәч, күп кенә сәүдә нокталарында легаль булмаган спиртлы эчемлекләр булуы ачыкланган. Белгечләр ЕГАИС эшли башлагач, күрсәткечләр тагы да югары буласын фаразлыйлар. Шушы юл белән сатудан бөтен ялган продукция алыначак. ЕГАИС системасы бөтен алкоголь һәм спиртлы продукция белән эш итүчеләргә кагыла. Базалардан күпләп җибәрүчеләр булсынмы, берәмләп сатучылармы, законны төгәл үтәргә тиешләр. Әгәр бу үтәлмәсә, зур күләмдә штрафлар салыначак. Бу турыда ТР Президенты үзе ачык итеп әйткән иде:

- Спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итүдә тәртип кертергә вакыт, - диде ул, - легаль булмаган алкоголь саткан өчен штрафларның күләмен арттырып кына калмаска, ә җинаять җаваплылыгына да тартырга кирәк. Спиртлы сыеклыклар да дәүләт контролендә булырга тиеш.

Россиядә алкоголь һәм спиртлы продукцияне дәүләт контроленә алуны җәмәгатьчелек уңай кабул итте. Соңгы елларда суррогат алкоголь белән шактый кеше агулануны исәпкә алсак, бу система күп гомерләрне саклап калачак. Ялган аракыга юл ябылачак һәм аны сатучылар наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә тиңләшәчәк.

Без шәһәр урамнарында әлеге яңалык буенча халык фикерен сораштык. Сезгә шуларның берничәсен тәкъдим итәбез.

Әсфия Гомәрова, буяучы булып эшли:

- Бик яхшы булыр иде, күпме гомерләр ялган аракы аркасында өзелә. Бигрәк тә яшьләрнең теләсә кайдан сатып алып эчүләре җанны көйдерә иде. Эчкечелек, әлбәттә, яхшыга илтми. Хөкүмәтнең болай контрольгә алуы бик әйбәт.

Рузил Гатауллин, КамАЗ эшчесе:

- Эчкән кеше эчә инде ул, "яшел елан"нан котылырга вакыт та соң инде... Хәзер һәр шешәне компьютер аша үткәреп, тикшереп саталар икән, сыйфат өчен шик тумастыр инде. Менә ялган аракы ясаучыларның күптән "кулларын кисәргә" кирәк иде. Мин үзем бәйрәмнәрдә генә эчәм. Шуңа исерткеч эчемлекләргә бик исем китми.

Илдар Гарипов, таксист:

- Мин моның өчен ил җитәкчеләренә рәхмәт әйтәм. Күптән кирәк иде бу. Минем ике танышым ялган аракы эчеп, теге дөньяга китеп бардылар. Эчкечелек буенча законнарны да көчәйтергә кирәк. Шул чагында гына тормышыбыз яхшы булыр.

Илмира Вагыйзова, хисапчы:

- Без татарларга күптән исерткеч эчемлекләр эчүдән туктарга вакыт инде. Мин бу ЕГАИС системасын әйләнеп узучылар, ягъни идән астыннан сатучылар да булыр, дип уйлыйм. Ләкин алар беренче тапкыр тотылганга кадәр генә эшләячәкләр. Штрафлары да шактый күләмле бит. Вакыт үткәч, аракы сату сәүдәсе җайга салыныр, дип уйлыйм.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев