Шəhри Чаллы

Ялгышлар аша килдем бәхетемә...

Балаларын җитәкләп тарих музеена килгән бу күркәм мөселман гаиләсе белән кабат очрашырга сүз куешуым очраклы гына түгел. Үз-үзләрен тотышлары, бер-берсенә һәм балаларына булган җылы мөнәсәбәтләре генә түгел, матур итеп әдәби татар телендә сөйләшүләре, иң мөһиме, зыялылыклары ихластан сокландырды. Бигрәк тә күк төсендәге зәвыклы хиджаб кигән, энҗеләп чиккән тәҗи өстеннән күзнең...

Балаларын җитәкләп тарих музеена килгән бу күркәм мөселман гаиләсе белән кабат очрашырга сүз куешуым очраклы гына түгел. Үз-үзләрен тотышлары, бер-берсенә һәм балаларына булган җылы мөнәсәбәтләре генә түгел, матур итеп әдәби татар телендә сөйләшүләре, иң мөһиме, зыялылыклары ихластан сокландырды. Бигрәк тә күк төсендәге зәвыклы хиджаб кигән, энҗеләп чиккән тәҗи өстеннән күзнең явын алырлык ап-ак яулыгын япкан яшь әни алиһәгә тиң булып күренде миңа. Андый кием киючеләр бүген адым саен, кайсы ягы белән шулай үзгә соң ул, диярсез. Моның өчен аны бер күреп хозурлану да җитә. Сөрмәләнеп торган зәңгәр күзләреннән үк зыялы хатын-кызларга гына хас тыйнак зирәклек, нәзакәтлелек, мәгърифәт нуры бөркелә Айсылуның.

Ә инде очрашып сөйләшкәч, аның рухи дөньясының байлыгына таң калдым. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда ислам кануннарын өйрәнүне һәм җиренә җиткереп үтәүне яшәү рәвеше итеп алган яшьләр белән очрашканда, кәеф кырылган чаклар еш була. Ни кызганыч, үзләре сайлаган юлның ни дәрәҗәдә җаваплы һәм катлаулы икәнен тирәнтен аңлаучылар бармак белән генә санарлык. Күпчелекнең ислам дине, аның бай тарихы турындагы мәгълүматлары ятлап хәтерләренә иңдергән аерым догалар кысасыннан чыкмый, гыйлемнәре дә шул дәрәҗәдә генә. Ә дингә керүне матур хиджап тектерүдән башлаучы кызлар бигрәк тә борчу тудыра. Айсылу белән озаклап әнә шул хакта фикер алыштык. Әлбәттә, үзенең язмышы турында да сөйләде ул. Тик исемнәрен үзгәртүне үтенде. Бу аңлашыла да, язмышы кызыклы да, гыйбрәтле дә аның.

- Шактый ялгышлар ясап, үзем шул ялгышларга абынып, тезләремне генә түгел, йөрәгемне канатканнан соң гына килдем мин бүгенге бәхетемә. Иншалла, Аллаһым туры юлны күрсәтте, - ди Айсылу эчкерсез елмаеп. - Булат белән никахлашып, гаилә коруыбызга быел 7 ел була. 7 көн кебек тә түгел. Бер-беребезне аңлашып, юл куеп яшәгәнгәдер, шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр да сүзгә килешкәнебез юк. Игезәкләребез Таңсылу белән Айзат та матур гына үсеп киләләр. Шөкер, ике яктан да әти-әниләребез исән-сау. Барыбыз да намазда бүген. Мин - югары белемле психолог. Иптәшем - инженер-технолог. Балалар бакчага йөргәндә, алар янәшәсендә хезмәт куйдым. Быел менә икесе дә мәктәпкә бара. Шуңа күрә өйдән торып кына эшләүгә күчтем. Читтән торып кына балага тиешле тәрбияне биреп булмый. Бигрәк тә рухи кыйммәтләр югалып, ана белән бала, әти белән ул арасындагы мөнәсәбәтләр затлы планшетлар, телефоннар тарафына күчкән матавыклы заманда.

Хәер, без үскән чорның да үз проблемалары бар иде. Безгә, 90 еллар балаларына, күбрәк урам "тәрбиясе" эләкте. Әти-әниләр көннәр буе эштә булды. Безнең тамак тук, өстебез бөтен булсын өчен, юк-бар акчага бил бөктеләр. Ә рухиятымның күпмедер дәрәҗәдә эчтәлекле булганы өчен мин укытучыларыма рәхмәтле. Китап укырга һәм, иң мөһиме, талантлы авторларның әсәрләрен танып-белергә һәм тәмен белеп укырга өйрәттеләр. Китапханәдә без укымаган китап калмады. Бүген дә татар һәм рус классикларының кайбер әсәрләрен кабаттан кайтып укырга яратам. Ә менә әңкәйнең назлап кочагына алган чаклары иң кадерле мизгелләр булып истә калган. Заводтагы эшеннән алҗып кайтканнан соң, дүрт балалы ишле гаиләгә ашарга көйләп, иртәнгә киемнәребезне әзерләгәннән соң, вакыты да, хәле дә калмагандыр инде аның. Әткәй бөтенләй дә кырыс кеше иде. Әңкәй белән сөйләшеп-чөкердәшеп утырганнарын да хәтерләмим. Үз балаларыма мин андый язмышны теләмим.

Яшьлектәге ялгышлар да бит әнә шул наз, җылылык җитмәүдән кылынган. Беренче тапкыр 16 яшемдә гашыйк булдым. Сыйныфташ кызлар белән чиратлашып, мәхәббәт романнарын укуның да тәэсире булмый калмагандыр. Геометрия китабы астына куеп, кызарып-пешеп Лолита романын укыганым, шундый мәхәббәт турында хыялланганым әле дә хәтеремдә. 9нчы сыйныфны тәмамлап, имтиханнар биреп йөргән көннәрнең берсендә күрше подъездда гына яшәүче керәшен егете Андрейны очраттым. Килешле итеп киенгән. Дулкынланып торган чәчләрен дә матур итеп йөртә башлаган. Ул инде Казандагы химика-технология институтының икенче курсында укый икән. Студент маҗараларын сөйләп көлдерде. Тәүге мәхәббәтен самими хыялында йөрткән кыз балага күп кирәкме - бер күрүдә гашыйк булдым. Җәй буе очрашып-күрешеп туймадык. Кичләрен кинога йөрибез, бергәләп музыка тыңлыйбыз, ул миңа кайбер дәресләрне әзерләргә булыша. Күрше һәм "белгән кеше" булгач, әниләр дә каршы килмәде. Үзем дә бит Андрейның хыялымда йөрткән насыйп яр да, булачак гомер юлдашым да, туачак балаларымның әтисе дә булырына ихластан ышана идем. Шуңа күрә ялгышканмындыр да...

Сентябрьдә аны елый-елый Казанга озаттым. Кышкы каникулларга кайтуын да зарыгып көтеп алдым. Ә икенче җәйдә гел бергә булдык. Күршеләрдән дә кыенсынмыйча, кулга-кул тотынышып йөрдек. Без шушы мизгелдә бик тә бәхетле идек. Көзгә авышкан көннәрнең берсендә икенче ел очрашуыбызны билгеләп үтәргә ниятләдек. Андрей үз фатирларына чакырды. Әнисе төнге сменада. Минем әти-әниләр дә бакчада. Бик теләп риза булдым. Ул шундый матур итеп бәйрәм өстәле әзерләгән иде. Ишектән килеп керүгә, кулларына күтәреп, зыр-зыр әйләндерде. Ашкынулы хисләргә, шундый матур, назлы сүзләргә каршы тора алмадым. Гомеремдәге иң беренче һәм иң зур ялгышымны мин шул төнне кылдым. Их, шампан шәрабы гына башыма җитте, дияр идем! Ләкин мине бит беркем дә ирексезләмәде! Мин аны акылымны җуяр хәлдә ярата һәм бөтен йөрәгем белән ышана идем. Тик мин хыялымда йөрткән олуг сөю бер мизгелдә чынбарлыкка бәрелеп, челпәрәмә килде. Иртәнге якта ул мине ашыктыра-ашыктыра, "әни күрмәсен тагын" дип, төрткәләп диярлек чыгарып җибәрде. "Беркемгә дә әйтәсе булма", дип, әле кисәтеп тә куйды. "Ник без моннан соң өйләнешмибезмени?" - диясе сүзләрем һавада эленеп калды. Назлап үбүен көткән йөзем алдында тимер ишек шартлап ябылды. Күпмедер вакыт тораташ катып, басып тордым. Әйтерсең лә, башымнан ук шакшы су белән коендырдылар. Халәтем шулкадәр авыр иде. Аның подъездыннан ничек итеп чыгып йөгергәнем, кайтканнан соң, кылган гөнаһымны юып төшерергә теләгәндәй, сәгать буе душ астында торганым, аннан соң калтыранып, йоклый алмый ятканым бүгенгедәй хәтеремдә...

Төне буе температурам күтәрелеп, саташып чыкканнан соң, әниләр ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Үпкәләрем ялкынсынган булып чыкты. Ай буе көчле уколлар белән дәваладылар. Тик иң авыры, ике ел дәвамында бердәнберемә әйләнгән газиз кешемнең хыянәте булды. Ник бер тапкыр шалтыратып булса да хәлемне белсен! Елый-елый күзләремнең яше бетте. Хастаханәдән чыккач та, тәрәзәдән күземне алмыйча, эзләп-сагынып килүен көтеп яшәдем...

Шулай вакыт уза торды, ә әниләргә бу хакта әйтергә курыктым. Оят та, гарьлек тә иде. Ә вакытында сөйләгән булсам, Андрейны я мәҗбүриләп өйләндерә, яки төрмәгә ябалар иде бит. Миңа ул чакта нибары 17 яшь иде. Хәер, яши-яши мин аны барыбер гафу иттем. Күңел төпкелендә кемгә дә булса ачу саклап, үз бәхетеңне корып булмый. Без Булат белән алдан ук шулай сүз куештык: моңа кадәр булган барлык ялгышларны онытып, күңелсез вакыйгаларны үткәндә калдырып, гаилә тормышын ап-ак биттән башлыйбыз дип. Шулай эшләдек тә. Ә аңа кадәр мин менә дигән белгечлек алдым. Башта Чаллыда сәнгать көллиятен, аннан соң Казандагы төзелеш институтының архитектура факультетын кызыл диплом белән тәмамладым. Студент вакытта күпме егетләр сүз кушып карады. Берсен дә кабул итәргә теләмәде күңелем. Гомумән, мәхәббәт, ярату темасы минем ачуымны китерә, ә бөтен егетләр дә хыянәтче иде.

Шулай да, тагын бер тапкыр авырттырып сынады мине язмыш. Бу юлы да эчкерсезлегем, риясызлыгым аркасында ялгыштым. Соңгы курста укыганда, урамдагы эскәмиядә бөрешеп яткан Заһир исемле үзбәк егетенә ярдәм күрсәтү йөзеннән, кесәмдәге акчамны чыгарып бирдем. Ә ул наркоман булып чыкты. Ломкасы башлануга, тулай торактан мине чакыртып чыгара иде. Бер ел дәвамында әниләр ашарга дип, үз авызларыннан өзеп җибәргән акчаларны аның бетмәс-төкәнмәс дозаларына сарыф иттем. Барыбер саклап кала алмадым. Артык дозировкадан гомере өзелде аның. Тик аның "тәэминатчылары" үземне чак кына инәгә утыртмадылар. Әниләр 18 яшемә бүләк иткән алтын чылбырны биреп кенә котылдым. Өметле белгеч буларак, Казанда да калып булыр иде. Институтта эш тә тәкъдим иткәннәр иде. Тик Заһирның "дуслары" тынычта калдырмаслар дип курыктым.

Шулай итеп, Чаллыга кайттым һәм бәхетемне дә биредә таптым. Үз белгечлегем буенча эшкә урнаштым. Ләкин бәла аяк астында йөри, диюләре хактыр. Хезмәт хакым да җитәрлек дип сөенергә дә өлгермәдем, көтмәгәндә авырып, әни урынга егылды. Аның өчен хафаланып яшәгән көннәрнең берендә күрше Фәнзия апа бергә мәчеткә барып кайтырга чакырды. Озаклап вәгазь тыңладык, әниемнең сәламәтләнеп аякка басуына догалар багышладык. Шуннан кайтканда, күңелемә әллә нинди якты бер нур иңгәндәй булды. "Әнием терелсә, намазга басар идем", дип нәзер әйттем. Иншалла, әнием аякка басты. Шул көннән икебез дә намазга бастык һәм тормышыбыз да бәхетле, якты эздән китте. Җомга намазына мәчеткә барган җирдән Булат белән таныштым. Язмышлар уртак булып чыкты. Ул да бер марҗа кызы белән уралып, чактан гына өйләнми калган. Анда улы үсә. Баланың бер гаебе дә юк, мөмкинлектән килгәнчә, булышабыз. Әледән-әле үзебезгә кунакка чакырабыз. Менә шулай матур гына яшәп ятабыз. Балалар белән һәрдаим шөгыльләнәбез. Берничә түгәрәккә йөриләр, бәйгеләрдә катнашалар. Без Булат белән төзегән җылы ояда аларга рәхәт, алар бәхетле. Бу хакта кочаклап-сыенып, рәхмәтләрен җиткерәләр. Аллаһымнан көн саен сорыйм: бәхетебезне генә күпсенмәсен иде.

Ә бүген мөстәкыйль тормышка аяк баскан кыз балаларга бер генә киңәшем: матур егетләрнең еландай теленә, буш вәгъдәләргә ышанып, ялгыша күрмәгез! Матур яшьлегегезнең кадерен белеп, үз дәрәҗәгезне белеп-бәяләп яшәгез. Саф хисләрегезне таптата күрмәгез! Мин моны үзем кичергәннәрдән гыйбрәт алган кеше буларак кисәтәм, - диде Айсылу, сөйләшүебезгә йомгак ясап.

Бер күрешү - бер гомер, диләр. Ә мондый очрашуларны мин күңел офыкларын яктыртып, җылытып киткән тылсымлы балкышка тиңләр идем. Ихлас рәхмәтләремне әйтеп саубуллаштым мин Айсылу белән. Бәлки, чыннан да, бәхетнең, саф мәхәббәтнең асылын аңлар өчен, ниндидер авырлыклар кичерергә, газаплардан үксеп-үксеп елап алырга кирәктер. Син ничек уйлыйсың, укучым?

Рәзинә Насыйбуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: