Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яллар кими

26 ноябрьдә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары беренче укылыштан республиканың Министрлар кабинеты әзерләгән "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы закон проектын кабул итте. Документта, эш көне булмаган бәйрәм көннәре белән туры килгәндә, ял көннәрен күчерү турындагы нормаларны бетерү турында сүз бара. Документка аңлатмада әлеге үзгәрешләрнең эшләүчеләр һәм эш бирүчеләрнең...

26 ноябрьдә Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары беренче укылыштан республиканың Министрлар кабинеты әзерләгән "Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы закон проектын кабул итте.

Документта, эш көне булмаган бәйрәм көннәре белән туры килгәндә, ял көннәрен күчерү турындагы нормаларны бетерү турында сүз бара. Документка аңлатмада әлеге үзгәрешләрнең эшләүчеләр һәм эш бирүчеләрнең ихтыяҗлары балансын саклауны тәэмин итү максатыннан кертелүе әйтелә. Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әлеге мәсьәләнең мөһимлеген төрле факторлар, шул исәптән, хезмәт җитештерүчәнлегенең түбәнәюенә китерүе белән аңлата. Аның фикеренчә, озакка сузылган яллар эш ритмын югалтуга, җитештерү күләмнәренең кимүенә, хезмәткә түләүгә тотылган чыгымнарның артуына китерә.

2014 елда бәйрәмнәр исәбенә яллар күчерелгән 6 көндә республика 46,3 млрд сум акча югалткан. Татарстанлылар елына уртача 118 көн ял итәләр, ягъни елның һәр өченче көне - ял.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X