Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яллар матур үтсен дисәң...

Яңа ел бәйрәмнәре хыяллар, бүләкләр, теләкләр һәм ял көннәрен бүләк итә. Аларны күңелле, файдалы итеп үткәрергә теләсәгез, түбәндәге афишага күз төшереп алыгыз.

"Азатлык" мәйданы

31 сәгать 19.00 - "Исәнме, Яңа ел!" күңел ачу программасы

7 гыйнвар сәгать 18.00 - "Яңа ел чыршысы янында могҗизалар" программасы

13 гыйнвар сәгать 18.00 - "Хуш киләсең Яңа ел" бәйрәм программасы

Сидоровка паркы

31 декабрь сәгать 19.00 - "Яңа елны каршылау" бәйрәм программасы

5 гыйнвар сәгать 14.00 - "Яңа ел шаукымнары" күңел ачу программасы

7 гыйнвар сәгать 18.00 - "Раштуа әкиятләре" күңел ачу программасы

13 гыйнвар сәгать 18.00 - "Яшьләрчә Яңа ел" спорт программасы

Җиңү паркы

4 гыйнвар сәгать 14.00 - "Карлы сукмаклар" спорт программасы

5,6 гыйнвар сәгать 14.00 - балалар өчен күңелле стартлар

13 гыйнвар сәгать 17:00 - "Зимушка-зима" уен программасы

Габдулла Тукай исемендәге яр буе

4 гыйнвар сәгать 14.00 - "Могҗизалар бәйрәме" уен программасы

6 гыйнвар сәгать 14.00 - концерт-уен программасы

Яр буе паркы

4 гыйнвар сәгать 14.00 - "Урманда Яңа ел" күңел ачу программасы

6 гыйнвар сәгать 15.00 - "Раштуага багышланган спринт" спорт ярышы

Күңел өчен рухи азык эзләүчеләрне татар драма театрында көтәләр. Яңа елның беренче спектакльләре 3 гыйнвар көнне башланачак. Яраткан артистларыбыз тамашачыларны "Кызым кияүгә чыга" комедиясе белән сөендерәчәк. 4 гыйнвар көнне "Ул бит кичә иде", 5 гыйнвар көнне - "Корт" комедияләре, 6 гыйнвар - "Яшь аралаш көлү" мелодрамасы, 7 гыйнвар - "Минем кайнанам" комедиясе, 8 гыйнвар - "Өч аршын җир" драмасын карап булачак. Спектакльләргә тамашачыларны кичке сәгать 18:00 көтеп калалар.

Балалар белән бергә күңелле тамашаларны карарга яратучыларны шәһәребезнең "Дельфинариена" чакыралар. 1 гыйнвар көнне анда "Настя һәм тылсымлы таяк" тамашасы, 2 гыйнварда "Диңгез сулышы" кебек утлы шоулар күрсәтеләчәк. Алар 8 гыйнварга кадәр сәгать 11:00, 14:30 һәм 18:00 даими барачак.

Балалар курчак театрында 2 гыйнвардан алып 8нә кадәр "Куянкай өчен тун" спектакльләрен күреп була. Алар сәгать 10:00, 13:00 һәм 16:00 башлана. Төгәл вакытны 38-07-78 һәм 38-42-42 телефоннарыннан белергә мөмкин.

"Шатлык" яшьләр үзәгендә мобиль планетарийда каникулларны фәнни стильдә үткәрергә теләүчеләрне 3, 4 һәм 5 гыйнвар көнне көндезге сәгать 10:00 алып 14:00 кадәр көтеп калалар.

3 гыйнвар көнне шәһәребезнең "Боз сараенда" Мәскәүнең "Калейдоскоп" исемле боздагы балеты "Кар патшабикәсе" әкиятен карарга чакыра. Тамаша сәгать 11:00 һәм 15:00 күрсәтеләчәк.

8 гыйнвар көнне "КАМАЗ" мәдәният сараенда зур Фикси-шоу программасы булачак. Ул көндезге сәгать 11:00 һәм 15:00 башланачак. Шул ук көнне шәһәребезнең орган залында "Золушка на балу в Органном королевстве" тамашасында да шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны көтеп калалар. Башлана сәгать 11:00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев