Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялтырап торсын, дисәң

Көнкүреш техникасын ничек чистартырга? Бу сорау күпләрне уйга калдыра. Ник дисәң, аның тиешенчә эшләмәве аркасында электр энергиясе дә күп сарыф ителә . Чәйнек. Электр чәйнеге әкрен кайный, өстәвенә, эшләгәндә нык тавыш чыгара башлаган икән, димәк, чистартырга вакыт. Чәйнеккә су салыгыз. Ул юшкын "сырлаган" урыннарны капларлык булсын. Шуңа 1 чәй кашыгы...

Көнкүреш техникасын ничек чистартырга? Бу сорау күпләрне уйга калдыра. Ник дисәң, аның тиешенчә эшләмәве аркасында электр энергиясе дә күп сарыф ителә . Чәйнек. Электр чәйнеге әкрен кайный, өстәвенә, эшләгәндә нык тавыш чыгара башлаган икән, димәк, чистартырга вакыт. Чәйнеккә су салыгыз. Ул юшкын "сырлаган" урыннарны капларлык булсын. Шуңа 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салыгыз да кайнатырга куегыз. Үзенчәлекле бер чыжылдау тавышы килә икән, димәк, чәйнегегез чистара, юшкыны куба башлаган дигән сүз. 30 минуттан соң суын түгегез дә яхшылап эчен юып алыгыз . Кер юу машинасы. Аны юшкыннан саклар өчен кыйммәтле чистарткычлар алырга ашыкмагыз, иң яхшысы - юшкын утыртмый торган махсус кер порошогы сатып алу. Әгәр дә торбадан килә торган су бик каты икән , порошокны күбрәк салырга кирәк. Пар үтүге. Аның пар чыгу урыны юшкын белән капланган булса, бермә-бер итеп аш серкәсе белән су салыгыз. Үтүкне кыздырып, берничә тапкыр пар чистарту төймәсенә басыгыз. Аннан соң аны түгеп, чиста су салып чайкатып алыгыз. Үтүккә кайнап суытылган яки йогышсызландырылган су гына салу кирәк . Кофе машинасы. Мондый кыйммәтле машинаны чистартам дип аңа беркайчан да аш серкәсе салмагыз ! Саласыз икән, әче тәмен алу бик кыенга туры киләчәк, кайберсеннән бөтенләй бетмәскә дә мөмкин. Аш серкәсе кислотасы машинаның пластик детальләрен "ашап", тәмсез тәм кертмәсен дисәгез, сәүдә нокталарында сатыла торган махсус чистарткыч ярдәмендә генә юарга кирәк . Душ кабинасы. Иң отышлы чара - юынып чыгу белән пыяла ишектә барлыкка килгән су тапларын коры чүпрәк белән сөртеп алу . Моннан тыш автомобиль тәрәзә чистарткычы (дворник) да бу эштә ярдәм итәргә мөмкин. Болай эшләгәндә бернинди дә тап калмаячак. Ә менә тапларны сөртергә өлгерми калгансыз икән, 1 стакан суга 1 чәй кашыгы аш серкәсе эссенциясе салып юып алыгыз. Су краны. Аш серкәсе эссенциясе краннарны да ялтырата ала. Бер өлеш серкәгә өч өлеш су салыгыз да металл кран өслеген сөртеп алыгыз . Ә тутыкны бетерү өчен төнгелеккә аш серкәсе сибелгән пергамент кәгазь куеп калдырыгыз . Иртән торгач, кранны ышкып чистартырга да коры чүпрәк белән сөртеп алырга гына кала .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев