Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шештән дару 3-4 елдан әзер булачак

Русиядә яман шештән дәвалаучы препарат уйлап тапканнар. Федераль медицина-биология агентлыгы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Симбирцев хәбәр итүенчә, институтта даруның соңгы сынаулары уза. Барысы да уңышлы чыкса, ачыш яман шешне дәвалауда революция ясаячак. Русиядә яман шештән дәвалаучы препарат уйлап тапканнар. Федераль...

Русиядә яман шештән дәвалаучы препарат уйлап тапканнар. Федераль медицина-биология агентлыгы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Симбирцев хәбәр итүенчә, институтта даруның соңгы сынаулары уза. Барысы да уңышлы чыкса, ачыш яман шешне дәвалауда революция ясаячак. Русиядә яман шештән дәвалаучы препарат уйлап тапканнар. Федераль медицина-биология агентлыгы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Симбирцев хәбәр итүенчә, институтта даруның соңгы сынаулары уза. Барысы да уңышлы чыкса, ачыш яман шешне дәвалауда революция ясаячак. Препаратны әлегә "Җылылык шогы аксымы" (белок теплового шока) дип атаганнар. Ул - төрле стресс йогынтысына җавап итеп, кеше организмының теләсә нинди күзәнәге белән бәйләнешкә керүче молекулалар җыелмасы. Андрей Симбирцев әйтүенчә, аксым күзәнәккә яман шеш антигеннарын иммун системага "күрсәтергә" ярдәм итә, шул рәвешле яман шешкә каршы иммун җавабын көчәйтә. Биотехнологияләр һәм космик экспериментлар ярдәмендә яңа уйлап табылган препаратны куллану хәтта иң соңгы чорда да чирне тулысынча дәвалауга китергән, дип хәбәр итә галимнәр. Яңа дару, клиник тикшеренүләр үтеп, пациентларга өч-дүрт елдан соң килеп җитәчәк, дип көтелә. Әлбәттә, тикшеренүләр өчен тиешле күләмдә акча табылса. Известия.Ру мәгълүматларын кулланып, Айгөл Юлъякшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев