Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шештән савыгу өчен 5 кагыйдә

"Яман шешне бүген күпләр дөрес дәваламый. Мондый диагноз куйсалар, мин савыгу өчен 5 кагыйдә сайлар идем", - ди АКШтагы табиб һәм галим Марк Хайман.

1. Шикәр ашауны туктатыр идем. Шикәр яман шеш күзәнәкләрен тукландыра. Чирнең үсешен туктатасыгыз килсә, инсулин дәрәҗәсен тәртиптә тотучы диета саклау кирәк. Клетчаткага бай, яңа өлгергән, яңа пешерелгән продуктлар ашарга. Баллы ризыклар белән туклануны мөмкин кадәр киметергә.
2. Үземә "килешмәгән" продуктларны ашамас идем. Нинди продуктлар ул? Төрле кешенең - төрлечә. Америкалыларның 35 проценты глютенга бик сизгер. Алар көн саен икмәк ашаса, иртәме-соңмы, я яман шештән, я йөрәк чиреннән дөнья куячак. Сөт продуктлары һәркемгә дә ярап бетми. Кеше сөт эчә, ә үзен начар тоюны стресска, эштә аруга бәйли. Еллар үтү белән эчәк ялкынсынуы килеп чыгачак.
3. Организмда ялкынсыну процесслары булдырмауны хәстәрләр идем. Ялкынсыну авыр хроник чирләргә, шул исәптән, яман шешкә дә, туры юл ача.
4. Эчәкләрне кайгыртыр идем. Бүген күп галимнәр яман шешнең сәбәбен юан эчәктә бактерияләр үрчү белән бәйли. Нишләргә соң? Пробиотик һәм пребиотиклар күбрәк ашарга (кефир, йогурт). Шулай ук, сезгә фитонутриентлар (урман җиләкләре), куркумин (куркумада бар) һәм ресвератрол (виноградта күп) кирәк.
5. Токсиннар кабул итмәскә кирәк. Пластик шешәләрдән сыекчалар эчмәскә. Ярымфабрикатлар ашамаска. Зур шәһәрләр уртасында, тыгында утыручы автомобильләр арасында озаклап җәяү йөрмәскә.
Иң мөһиме, шуны онытмаска: яман шеш ул - хөкем карары түгел! Тырышканда, аны җиңеп була. Тик докторларга гына түгел, үзеңә дә ышанырга кирәк. Тырышыгыз!
http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев