Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яманга юл куймыйк!

Чаллыда законсыз эшләүче киоскларга каршы көрәш дәвам итә. Тик аларны ябарга да өлгермиләр, шунда ук алмашка яңа нокталар барлыкка килә. Бу хакта "Халык контроле" сайтына һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка шәһәрдәшләр хәбәр итеп тора. Әмма кануннарның камил булмавы аркасында, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сатучы эшмәкәрләрне әлегә бары административ җаваплылыкка гына тартырга...

Чаллыда законсыз эшләүче киоскларга каршы көрәш дәвам итә. Тик аларны ябарга да өлгермиләр, шунда ук алмашка яңа нокталар барлыкка килә. Бу хакта "Халык контроле" сайтына һәм шәһәр хакиме Наил Мәһдиевка шәһәрдәшләр хәбәр итеп тора. Әмма кануннарның камил булмавы аркасында, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сатучы эшмәкәрләрне әлегә бары административ җаваплылыкка гына тартырга мөмкин.

Моннан бер ай элек Яңа шәһәрнең "Курчак театры" тукталышындагы киоскны сүткәннәр иде. Әмма "яшел елан"ны күршедәге 1/16 йортында сата башлаганнар. "Кич белән урамда йөрергә куркыныч. Урам тулы исерек. Сугышкан вакытлары да була", - ди 3/11 йортында яшәүче Гөлчирә ханым.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Наталья Кукушкина әйтүенчә, биредә 23 мартта составында спирт булган сыеклык сатылуы ачыкланган. Косметик лосьон этикеткасы ябыштырылган 280 флакон сатудан алынган һәм экспертизага җибәрелгән. Тикшерү барышында продукциянең тиешле документларсыз сатылуы мәгълүм булган. Экспертиза флаконда спиртлы су икәнлеген күрсәтсә, канун бозучыга 5 мең сум штраф яный. Ә товар юк ителәчәк.

Стационар биналарда законсыз эшләүчеләргә карата административ чара куллану әлегә бердәнбер җәза булып тора. Чаллыдагы 88 киоскның 50гә якыны юк ителгән. Май уртасына аларның калганнары да алынырга тиеш. Халыктан яңа нокталар турындагы мәгълүматларның даими керүен истә тотып, башкарма комитетта яңа мониторинг үткәрергә һәм составында спирт булган сыек матдәләр сатучыларга каршы көрәшнең яңа алымнарын кулланырга җыеналар.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев