Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгыннарның күбесе тәмәке тарту аркасында килеп чыга

Андрей Родыгин сүзләренчә, тәмәке тартучы һәм спиртлы эчемлекләр кулланучылар арасында профилактик чаралар үктәрүе кыен

Татарстанда Яңа ел ялларында чыккан янгыннарның төп сәбәбе — тәмәке тартканда саксызлык. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте.

«Кешеләр үлеменә китергән янгыннарның төп сәбәбе — тәмәке тартканда куркынычсызлык чараларын үтәмәү. Моннан тыш Яңа ел бәйрәмнәрендә чыккан янгыннар ут белән саксыз эш итү, җылыту мичләренең һәм төтен торбаларының төзек булмавы, электр җиһазларын һәм транспорт чараларын эксплаутацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыкты», — диде ул.

Андрей Родыгин спиртлы эчемлекләр кулланмаска, ятакта, торак йортта тәмәке тартмаска чакыра.

«Тәмәке тартучылар һәм спиртлы эчемлекләр кулланучылар гаебе аркасында янгыннар еш чыга. Бу — профилактик чаралар үткәргәндә дә авыр категория», — дип өстәде белгеч.

«Татар-информ» 1-10 гыйнвар көннәрендә Татарстанда барлыгы 111 янгын чыкканы, аларда 14 кеше һәлак булуы турында язган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев