Шəhри Чаллы

Яр буйлары матурлана

Бы­ел Та­тар­сан­да су һәм яр буй­ла­рын тө­зек­лән­де­рү елы дип игъ­лан ител­де. Мах­сус прог­рам­ма­лар ка­бул ител­де. Шу­лар ни­ге­зен­дә Чал­лы­да да кү­ләм­ле эш­ләр алып ба­ры­ла. Агым­да­гы ел­да ГЭС бис­тә­сен­дә­ге Мә­лә­кәс һәм Яр буе Ту­кай урам­на­ры тө­зек­лән­де­ре­лә.

Шә­һәр­не тө­зек­лән­де­рү, парк­лар­ны, юл­лар­ны яңар­ту­ны шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев үзе­нең шәх­си кон­тро­лен­дә то­та. Уз­ган шим­бә­дә ул ГЭС бис­тә­се­нең Яр буе Ту­кай ура­мын­да күч­мә ки­ңәш­мә үт­кәр­де. Шә­һәр баш­лы­гы ар­хи­тек­тор Ил­дар Мир­һа­җи­я­нов­ка про­ект­ны тө­зү­че­ләр­гә би­рү­не тиз­лә­тер­гә куш­ты. "Про­фит" под­ряд оеш­ма­сы җә­я­ү­ле­ләр һәм ве­ло­си­пед юл­ла­рын тө­зек­лән­де­рү бе­лән шө­гыль­лә­нә. "Тә­ү­бә" мә­че­те янын­да сквер бар­лык­ка ки­лә­чәк. На­ил Мәһ­ди­ев, ел­га­га һәм де­бар­ка­дер­га тө­шү юлын ти­е­шен­чә, уңай­лы итеп ясар­га һәм де­бар­ка­дер ху­җа­сын та­бып, аны да тө­зек­лән­де­рү эше­нә җә­леп итәр­гә ки­рәк­ле­ген әйт­те. "Ае­ру­ча фа­са­дын яңар­ту­ны һәм бу ти­рә­не як­тыр­ту­ны йөк­ләр­гә ки­рәк аңа", - ди­де шә­һәр баш­лы­гы.

ГЭС бис­тә­сен­дә Мә­лә­кәс буе да тө­зек­лән­де­ре­лә. Би­ре­дә җә­я­ү­ле­ләр һәм ве­ло­си­пед­чы­лар өчен мах­сус юл бул­ды­ры­ла, утыр­гыч­лар ку­е­ла. Ди­мәк, тиз­дән ГЭС­та яшә­ү­че­ләр дә ма­тур, уңай­лы сквер­да буш ва­кыт­ла­рын фай­да­лы итеп уз­ды­ра ала­чак­лар.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: