Яр Чаллы шәкертләренең каникуллары имин үтсен!
“Язгы каникуллар алдыннан сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым басым ясарга кирәк, чөнки шәһәребез Кама елгасы янында урнашкан. Балаларның кызыксынып бозга чыгулары бар”, - ди Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов.
Мәктәпләрдә иң озын чирек ахырына якынлаша. 22 марттан укучылар язгы каникулга чыга. Ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
“Балаларның ялы имин үтсен өчен алдан ук төрле кисәтү чаралары күрү мөһим”, – ди белгечләр. Моны күздә тотып алар мәктәпләрдә төрле инструктажлар үткәрәләр. Мисал өчен, шушы көннәрдә укучылар ГИМС белгечләре белән очрашты. Мәгълүм булганча, әлеге инспекция хезмәткәрләре елгалар һәм яр буйларын контрольдә тота, әлеге объектларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә.
“Язгы каникуллар алдыннан сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә аерым басым ясарга кирәк, чөнки шәһәребез Кама елгасы янында урнашкан. Балаларның кызыксынып бозга чыгулары бар”, - ди Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов.
“Суга баткан очракта ярдәм сорап кычкыру мөһим. Янәшәдә өлкән кешеләр булса, аларга мөрәҗәгать итү зарур. Боз өслегендә булганда сузылып ятып кына хәрәкәт итәргә ярый. Суга төшүчегә исә озын әйбер ыргытып (шарф, таяк, бау) аны үзеңә тартырга кирәк. Батучыны тартып чыгаргач, юеш киемнәрен салдырып корыны кигезәләр яки одеял белән каплыйлар. Шулай ук, тиз арада 112 бердәм коткару хезмәте номерына шалтырату да сорала.
Бу хакта белгечләр укучыларга мәктәпләрдә генә түгел, ә инспекциянең үзендә үткәрелгән очрашуларда да сөйлиләр. Биредә балаларны сулыклардагы коткару техникасы белән дә таныштыралар, бәлагә тарыганнарга ярдәм итү ысуллары хакында да сөйлиләр. Шулай ук, коткару кагыйдәләре тупланган махсус белешмә-кәгазьләр дә тараталар.
Бәлагә таручыга ярдәм итү – изге эш. Ләкин куркыныч хәлләр булмый калса бигрәк тә әйбәт, шуңа күрә язгы ташу вакытында аеруча сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк.
ГИМС белгечләре күрсәтмәләреннән кала, атна ахырына кадәр укучыларга юл йөрү, янгын, электр, газ куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә тагын бер кат исләренә төшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев