Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы укучылары Англиядә заманча биюләр буенча дөнья чемпионаты призерлары булдылар

Чаллының «PROTIGERS» бию командасы Бөекбританиядә узган заманча биюләр буенча халыкара чемпионатта икенче урынны алды.

 BDO Street Dance ярышлары Телфорд шәһәрендә үтте. Чаллы биючеләре "under 16" категориясендә катнашты. Бу категориядә төрле илләрдән барлыгы 13 команда көч сынашты. Яр Чаллының бию командасын 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 15 катнашучы тәкъдим итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, BDO - хәзерге бию буенча 10 меңнән артык катнашучы булган иң төп Европа чемпионатларының берсе.

Бүләкләү тантанасына команда Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре флаглары белән чыкты.

 

 

 

http://nabchelny.ru/news/38962

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев