Яр Чаллыда 13 очрак теркәлгән
Казанда 19 кешегә коронавирус диагнозы куелса, Чаллыда 13 очрак теркәлгән.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 48 яңа очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 24 кеше хастаханәгә салынган, 24 кеше өйдә дәвалана.
Яр Чаллыда – унөч очрак теркәлгән.
Бүгенге көнгә республикада 111 869 кеше вакцинаштырылды, шуларның 64 422 икенче доза кабул итте.
Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.
3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.
4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .
5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев