Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда 65/03 йортны файдалануга тапшыру тантанасы узды

Автокалада Яшьлек проспектында 65/03 йортны файдалануга тапшыру тантанасы узды.

81 гаилә үз фатирларын карарга килгән иде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны аларның тормышында көтеп алынган вакыйга белән котлады.
"Җиде ел көткәннән соң, берәүдә дә өмет юк иде, бары тик ил җитәкчелегенең төгәл позициясе алданган өлешчеләр проблемасын хәл итә алды. Без сезнең белән ай саен диярлек очраштык һәм Яңа ел алдыннан тапшырачакбыз, дип вәгъдә иттек. Бу җиңел булмады. 939 алданган өлешчедән бүгенге көндә алар йөздән артык кына калды. Моның өчен җитди финанс ресурслары җәлеп ителде. Бурычларның 70 %ын 2015, 2016, 2017 елда хәл иттек”, - диде мэр.Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2015 елда шәһәрдә өлешләп төзүдә зыян күргән 939 кеше исәпләнә. 583 гаилә, 65-04, 65-05, 65-10 (2 блок), 58/02 торак йортларны файдалануга тапшыру белән күптән көтелгән фатирлардан ачкычлар алды. Йорт төзелешенә 2018 елның маенда «Профит» компанияләр төркеме кереште. 
Наил Мәһдиев ассызыклаганча, бу озак төзелешкә алынган бердәнбер төзелеш компаниясе: «Барлык төзүчеләргә дә тәкъдим иттем, һәрберсен кабинетка чакырдым. Барысы да мондый схема буенча эшләргә әзер түгел иде. Чөнки үз акчаларын салырга кирәк. Шәһәр Советы депутаты Марсель Заһит улы 160 млн сум акча кертте, ул төзеде дә, шунда ук тиз генә исәп тоттык дип уйламагыз. 58/02 йорты өчен без 3 ел исәп тоттык».
Микрорайонда ике балалар бакчасы бар, 1224 урынга исәпләнгән зур мәктәп төзелә.
Хәзерге вакытта 210 гаиләнең проблемалары хәл ителмәгән. 2019-2020 елларда шулай ук 65-10, 65-06 төзелеш эшләре тәмамланачак. Чаллы гаиләләренә торак йорт буенча зыян күргән гражданнар реестрына кертелгән алданган өлешчеләр исемлегеннән 65-03 (2 һәм 3 чират) башка инвестор йортларында фатирлар бирү планлаштырыла.

 

 

http://nabchelny.ru/news/34894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев