Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Элеватор Тавында урнашкан мәктәпне сатуга чыгардылар

Башлангыч бәя - 8,5 миллион сум.

Яр Чаллы башкарма комитеты 7нче мәктәп филиалы бинасын сатуга урнаштырган, ул Элеватор тавында урнашкан (адресы: Спартак урамы, 6нчы йорт ). Бинаның башлангыч бәясе 8,5 млн сум тәшкил итә.
Мәктәпне алырга теләүчеләрдән гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Аукцион быелның 22 сентябрендә узачак.
Торак булмаган бинаны сату 2021 елның 6 августындагы 5246 номерлы карары белән муниципаль милекне сату буенча электрон формада ачык аукцион уздыру турында карар кабул ителә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәпне 1961 елда ук төзегәннәр. Берничә ел элек мәктәп бинасының авария хәлендә булуы турында сөйләделәр, һәм 2017 елда объектны эксплуатацияләүгә тыйдылар. Соңгы елларда ул 7нче номерлы шәһәр мәктәбе филиалы буларак эш иткән, һәм анда башлангыч сыйныф укучылары гына укыган. Ябылганнан соң балаларны 7нче һәм 44нче мәктәпләргә күчерделәр.

Фото: tvchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сату