Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эссе көннәрдә юлларга су сибүне көчәйттеләр

Эссе һавада Яр Чаллыда юлларга су сибү эше көчәйтелә

Көн саен шәһәр проспектларында 10-12 су сибү машинасы эшли. Моннан тыш, 12 берәмлек себерү-чистарту техникасы җәлеп ителгән, шуларның алтысы вакуумлы тузан суырткыч. Юл йөрү өлешенә даими рәвештә су сибү асфальтны суытырга һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы торырга мөмкинлек бирә.

 

 

 

«Безнең бурыч – юл полотносының пычрануын бетерү. Моның өчен без чистарту машиналарын кулланабыз. Башта тузан һәм пычрактан арындырабыз. Аннары өстәмә рәвештә су сиптерү машиналары кулланабыз, алар су сиптерәләр. Асфальт битумнан тора. Турыдан-туры кояш нурлары эләккәндә ул йомшару үзлегенә ия, болар барысы да юл полотносы деформацияләнүгә китерә», - дип аңлатты «ПАД» МУП директорының Транспорт һәм эксплуатацияләү буенча урынбасары Илшат Гыйлмиев.

 

 

Тукталыш павильоннарын чиста итеп тоту өчен, аларны реклама игъланнарыннан чистарттылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев