Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Җиңү көне: онлайн-чаралар программасы

Чикләнгән чараларга карамастан, Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү барыбер узачак. Чараларның күп өлеше интернетта оештырыла. Чаллылылар федераль проектларда актив катнашалар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләвенчә, 10:00 сәгатьтә яңа форматта «Үлемсез полк» акциясе старт ала: «Без шәһәрдәшләребездән узган елны күтәреп чыккан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын тәрәзәләргә куюларын үтендек», – дип аңлатты ул.

 

19: 00 сәгатьтә бөтен ил буенча бер минут тынлык узачак, ә 19:01 сәгатьтә чаллылыларга үз йортлары тәрәзәсеннән «Җиңү көне» җырын җырларга тәкъдим итәләр. Чара «Хәтер шәме» акциясе белән тәмамланачак. Теләге булган һәркем Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының портреты янында шәм яки фонарь кабыза ала. Акция 21:50дә башлана.

Моннан тыш, бу көнне чаллылылар «Ватан-ана» мемориалына, барлык санитар нормаларны үтәп, зур булмаган төркемнәрдә, чәчәкләр сала алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Җиңү көненә багышланган чаралар һәм акцияләр Яр Чаллыда ел башыннан бирле уза. Чаллы укучылары уйлап тапкан һәм эшли башлаган акцияләрнең берсе - "Герой йолдызы". Яшь чаллылылар кәгазьдән ясалган йолдызда, герой-бабаларының һәм әбиләренең исем-фамилиясен гомер елларын күрсәтеп, аны өй ишекләренә беркетәләр. 

«Җиңү хаты» дип исемләнгән акцияне «Орион» яшьләр үзәге үткәрә. Ветераннарга укучылар язган 500 хат бер китапка тупланды. "Минемчә, мондый китаплар елдан-ел арта барачак. Бу бик яхшы акция, укучы сугыш чоры вакыйгаларын үзе аша үткәрә, якын туганнарын эзли, бүгенге көндә исән булган ветераннарга аяз күк йөзе өчен рәхмәт белдерә", – дип өстәде Хәлимов.

Җитәкче чыгышының тулы версиясен "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга мөмкин.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев