Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда икеләтә үтерүнең нечкәлекләре билгеле булды

Шикләнелүче тоткарланган.

Татарстанның Тукай районы Югары Суык-Су авылында ике ир-атны үтерүнең нечкәлекләре билгеле булды.
Бүген 5.00 сәгатьтә Югары Суык-Су авылында коры катнашмалар җитештерүче предприятие территориясендә пычак белән яраланган ике ир-ат мәете ачыклануы турында хәбәр алынды. Зыян күрүчеләр - Мөслим авылы эшчеләре - аларга 46 һәм 52 яшь була.
Вакыйга урынына район прокуроры Айрат Галимәрдәнов та чыкты.
РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше буенча икеләтә үтерү турындагы җинаять эше кузгатылган.
Шикләнелүче тоткарланган, бу Минзәлә районында яшәүче 34 яшьлек бер кеше була. Ул элегрәк үтерү өчен хөкем ителгән булган инде.
Тикшерү Татарстан Республикасы прокуратурасында аерым контрольгә алынды.

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига криминал