Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда киләсе бәйрәм көннәренә мәдәни программа

Чаллыда Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган чаралар 14 декабрьдә Сидоровский паркында беренче шәһәр чыршысы ачылу белән башланып китәчәк.

Бәйрәм кунаклары өчен шәһәр артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнәчәк. Шулай ук уен мәйданчыклары, әкият персонажлары белән уеннар, Кыш бабайлар парады, фаер-шоу оештырылачак. 20 декабрьдә Боровецкий бульварында һәм ЗЯБ бистәсенең Бумажников микрорайонында чыршы ачу тантанасы булачак. 21 декабрьдә Энтузиастлар һәм Кереселидзе бульварларында, шулай ук Габдулла Тукай исемендәге яр буенда чыршы бәйрәмнәре ачыла. Шишкин бульварының төп яңа ел чибәре утларын 22 декабрьдә кабызачак. Җиңү паркында чыршыны ачу 27 декабрьгә планлаштырылган.
25 декабрьдә Чаллының Азатлык мәйданында шәһәрнең Үзәк чыршысын ачу тантанасы булачак. Бәйрәм мәйданында чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын концерт программасы, «Лайм» Арт-студиясенең урам анимациясе артистлары чыгышлары, Хаски токымлы этләрне җигеп йөрүләр, яңа ел барабанчылары тамашасы, «Магнит ут» фаер-шоуы һәм башкалар көтә. Шулай ук мини-пиггадан фотозона оештырылачак, анда теләге булган һәр кеше истәлеккә киләсе ел символы белән фотога төшә алачак.
Традиция буенча Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе президенты Владимир Путинның яңа ел котлауларын турыдан-туры күрсәтү оештырылачак. 22:00 сәгатьтә мәйданда матур салют аттырачаклар, аннары бәйрәм бию программасы белән дәвам итәчәк.
Раштуа бәйрәмнәре 7 гыйнварда автокаланың өч районында узачак. Чаллылылар йола уеннарында, төрле конкурсларда, шулай ук Раштуа багуларында катнашачак. Яңа ел бәйрәмнәре 2019 елның 13 гыйнварында Иске яңа елны каршы алу белән төгәлләнәчәк.
Ял көннәрендә, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, автокаланың иҗтимагый киңлекләрендә 25 зур чара узачак. Яңа ел чараларын оештыруда һәм үткәрүдә 2000нән артык мәдәният, мәгариф, яшьләр һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/34680

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев