Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда кычкырып уку буенча чемпионат узачак

4 апрель көнне 16:00 сәгатьтә автокаланың Үзәк китапханәсендә «Авызыңны ач» рус телендә кычкырып уку буенча чемпионатның сайлап алу туры узачак.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Катнашучыларга оештыручылар сайлап алган текстларны әзерлексез укырга кирәк булачак. Жюри уку техникасы һәм артистизмга бәя бирәчәк. Катнашу өчен гаризалар «Төбәкара укулары федерациясе» ассоциациясе сайтында http://www.biblioring.ru/join шулай ук Library-zam@mail.ru электрон почта адресына да кабул ителә.  Җиңүче бүләккә конкурсның төп партнерыннан бүләк — Ad Marginem нәшриятыннан китап алачак. Финал 2019 елның җәендә Мәскәүдә узачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Авызыңны ач» кычкырып уку буенча чемпионаты 2011 елдан бирле эшләп килә һәм илдә иң массакүләм әдәби проектларның берсе булып тора. 2018 елдан башлап ул Страсбургта, Парижда, Лондонда һәм башка илләрдә үткән. Сайлап алу турлары һәм Чемпионат финалларының хөкемдарлары булып: телетапшырулар алып баручылар Владимир Познер, Фекла Толстая, Бөекбританиянең Мәскәүдәге Илчесе Лори Бристоу, язучылар Александр Снегирев, Андрей Аствацатуров, Александр Цыпкин, шагыйрьләр Всеволод Емелин һәм Андрей Родионов, кинорежиссер Борис Хлебников һәм башкалар тора.

 

http://nabchelny.ru/news/35208

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев