Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда «Сабантуй» балалар бакчасын август аенда ачу планлаштырыла

Бүгенге сәфәр кысаларында Наил Мәһдиев 63 нче микрорайонда урнашкан "Сабантуй" балалар бакчасында да агымдагы эшләр барышын бәяләде.

Бүгенге сәфәр кысаларында Наил Мәһдиев 63 нче микрорайонда урнашкан "Сабантуй" балалар бакчасында да агымдагы эшләр барышын бәяләде. 340 бала өчен исәпләнгән учреждениедә эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, түбә ябу, ишекләр урнаштыру эшләре бара. Бинада янгынга каршы тугыз ишек, ә балалар мәйданчыгы территориясендә җиде веранда урнаштырылачак. Объектта эшләрне «Твой дом» төзелеш оешмасы башкара.

Бина эчендә стеналарны бизәү эшләре башланды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа балалар бакчасында 18 төркемнең 9ы ясле яшьтәге балалар өчен булачак. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркем ачылачак.

 

 

 

 

Быел Чаллыда алты яңа балалар бакчасы барлыкка киләчәк: 35, 63 комплекста, Замелекесье ( 2 балалар бакчасы), ЗЯБ һәм Яңа шәһәрнең 14 комплексында. Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тапшырылуын исәпкә алып, автокалада бакчалар саны 126га җитәчәк. Объектлар төзелеше «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.

 

Яшь чаллылылар өчен балалар бакчасы августның икенче яртысында ишекләрен ачачак.

 

http://nabchelny.ru/news/37309

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X