Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда шәһәр Уставына кертү өчен тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында фикер алыштылар

Бүген мэриядә Шәһәр Советының "Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында"гы карар проекты буенча җәмәгать тыңлаулары булды.

Бүген мэриядә Шәһәр Советының "Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында"гы карар проекты буенча җәмәгать тыңлаулары булды. 

Тыңлауларда 95 кеше, шул исәптән Шәһәр Советы депутатлары, территория советлары, шәһәр Студентлар советы вәкилләре, шәһәр Укучылар советы депутатлары, җәмәгать оешмалары, шәһәр Башкарма комитеты һәм шәһәр мэры Аппараты вәкилләре катнашты. 

Тыңлаулар муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева рәислегендә узды. Шәһәр Уставына кертелә торган үзгәрешләр турында Шәһәр Советының Оештыру-аналитик һәм хокукый эшләр идарәсе башлыгы Лилия Әдһәмова сөйләде. Ул ассызыклап үткәнчә, үзгәрешләр редакция характерында - Устав Федераль закон актларына туры китерелә.

Шәһәр мэрының вәкаләтләре турындагы 35 маддә муниципаль берәмлек башлыгына җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру буенча хокукый актлар чыгару хокукын бирә торган пунктча белән тулыландырылды. Башкарма комитетның эшчәнлеген регламентлаучы 41 маддәне җирле әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүгә муниципаль контрольне гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында пунктча белән тулыландыру тәкъдим ителә. Башкарма комитет компетенциясенә өстәмә рәвештә юллардагы куркыныч участокларының еллык исемлеген раслау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен һәм шартларын бетерүгә юнәлдерелгән беренче чираттагы чараларны эшләү мәсьәләләре кертелде.

Шулай ук башка төзәтмәләр дә кертү тәкъдим ителә, аларның барысы – 28. Шәһәр Уставы 2005 елның 8 декабрендә кабул ителгән иде. Бу вакыт эчендә документка үзгәрешләр 22 тапкыр кертелде. Уставка өстәмәләр Шәһәр Советы утырышында депутатлар карар проектын раслаганнан соң һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә теркәлгәннән соң юридик көчкә ия булалар.

 

http://nabchelny.ru/news/37150

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев