Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләрен бүләкләделәр

«КАМАЗ» мәдәният сараенда «КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгына һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең биш еллык юбилеена багышланган «Минем йортым – хыялымдагы Ак шәһәрем» бәйрәм концерты узды.

«КАМАЗ» мәдәният сараенда «КАМАЗ» ААҖнең 50 еллыгына һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең биш еллык юбилеена багышланган «Минем йортым – хыялымдагы Ак шәһәрем» бәйрәм концерты узды. Анда 20 ТИҮ рәисе шәһәр Мэры, Башкарма комитет җитәкчесе һәм Автозавод районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар.

 

Сәламләү сүзләре белән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова чыгыш ясады. Ул барысын да ТИҮнең беренче юбилее белән котлады һәм хезмәт ветераннарына, район территориаль иҗтимагый үзидарәләре активистларына һәм рәисләренә рәхмәт хатлары тапшырды. «Сез намуслы хезмәтегез белән шәһәребез үсешенә зур өлеш керттегез һәм аны дәвам итәсез. Аерым рәхмәт сүзләре ветераннарыбызга, сез безнең укытучыларыбыз һәм остазларыбыз!». Бәйрәм кунакларын «Грация», «Бисеринки», «Адажио» хореография ансамбльләре, «Яз» хореография ансамбле, А.Горбунов исемендәге рус халык җыр хоры, «Мизгел» җыр театры; «Йолдыз», «Вольница» вокаль ансамбльләре; артистлар Илья Васильев, Регина Әдиатуллина, Елена Ишманова, Елизавета Крылова, Алисә Идиятуллина, Самира Гыймадиева котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев