Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Вахитов проспектындагы күпер ачылды

Яр Чаллыда Вахитов проспектындагы күпер ачылды

 40 ел буена төзелеп бетмәгән объектка «Профит» компаниясе алынды. Узган ел төзүчеләр фундамент салдылар. 2018 елның язында эшләр дәвам итте. Шушы көннәрдә эшләр төгәлләнеп, шәһәрдәшләребез күпердән файдалана алдылар. Күпер ярдәмендә Sunrise City торак комплексы һәм 21 комплекс йортларны берләштерү булды, шулай ук 18 комплекста яшәүчеләр өчен ул бик уңайлыга әйләнде.«Әлеге объект 40 ел торды, аны да тәртипкә китерер вакыт җитте. Бу эшкә төзелеш компаниясе алынды. Шәһәр өчен игелекле эш башкарылды», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев, журналистлар белән бергә күперне карап йөргәндә.Эшләрнең гомуми бәясе – 17 млн сум. Күпергә брусчатка җәелгән, чүп урналары, яктырткычлар, эскәмияләр куелган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә ремонтланасы тагын биш күпер бар әле.

 

http://nabchelny.ru/news/34411

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев