Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Яшьләр белән эшләү бүлегенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

Башкарма комитетта кадрлар билгеләнеше: бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев коллективка Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының яңа урынбасарын, Яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгын тәкъдим итте. Бу урынга 28 яшьлек Рөстәм Муллахмәтов билгеләнде. Аңа кадәр ул «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге директоры вазыйфасын били.

Рөстәм Муллахмәтов Яр Чаллыда туган, 4 нче мәктәптә, аннары Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институтында ("оешма менеджменты" белгечлеге) укыган. Хезмәт эшчәнлеген 2013 елда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече булып башлаган. 2015 елда үзәк директоры урынбасары, ә ике елдан соң аның җитәкчесе итеп билгеләнә. 2017 елда җәмәгать эшчәнлеге өлкәсендәге уңышлары өчен Мэр премиясенә ия була. Шәһәр чараларында даими катнашучы һәм оештыручы булып тора, федераль проектларда актив катнаша. "Җиңүгә тигезлән!" яшь патриотларның халыкара слетында, Татарстан Республикасы җыелма командасын тәкъдим итүче чаллылылар быел илнең 20 төбәгеннән һәм алты чит илдән 40 команда арасында икенче урынны яулады.

Аның эшчәнлеге РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы, Россия Эчке эшләр министрлыгы Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X