Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыга эш сәфәре белән ТР икътисад министры урынбасары килде

Автокалага эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары, эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин килде.

Чаллыда ул кече һәм урта бизнесның алты предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Кунакны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева озатып йөрде.
Сәфәренең беренче пункты - "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты «Заряд» хоккей кәшәкәләре җитештерү заводы булды. Аннары ул «Профтермо» заводына юнәлде, анда камера мичләренең яңа линейкасын карады. Әлеге предприятиенең генераль директоры Анатолий Цвеер 2018 елда барлыкка килгән югары технологияле җайланмалар турында сөйләде.
 «Профтермо» төрле җиһазлар, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-газ сәнәгате өчен комплектлаучы автокомпонентлар җитештерүчеләргә детальләрне термик эшкәртү һәм әзерләү буенча хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә.  Термик эшкәртүнең барлык технологик процесслары компьютерлар күзәтчелегендә. Система нибары ике эшче булуны күздә тота. Уникаль җиһазлар хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга һәм сыйфатны халыкара стандартлар нигезендә яхшыртырга мөмкинлек бирә. Завод үз эшчәнлеген 2002 елда башлаган, хәзерге вакытта предприятиенең 35 берәмлек термик җиһазы бар. 
Шулай ук Рөстәм Сибгатуллин «Славица» туңдырма җитештерү предприятиесендә булды. Җитештерү цехы буенча экскурсияне компаниянең генераль директоры Евгений Марсавин үткәрде. Ул предприятиедә тәүлегенә 14 тонна продукция җитештерелүен хәбәр итте.
Сәфәр барышында Рөстәм Сибгатуллин шулай ук «Үсеш» сәнәгать паркы резидентларында булды. Кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары җитәкчеләре белән очрашу эшлекле визитның йомгаклау өлеше буларак үтте.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35623

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев