Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы сайлауларга әзер

18 сентябрь көнне Яр Чаллы Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзер. Бу хакта шәһәр хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә Үзәк территораль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов белдерде. Чаллыда 170 сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда 390 мең кеше катнашырга тиеш. Аларның барсына да чакыру җибәрелгән. Тавыш бирергә килгән һәр кеше паспорты белән генә...

18 сентябрь көнне Яр Чаллы Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзер. Бу хакта шәһәр хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә Үзәк территораль сайлау комиссиясе рәисе Азат Фәтхетдинов белдерде. Чаллыда 170 сайлау участогы эшләячәк. Сайлауларда 390 мең кеше катнашырга тиеш. Аларның барсына да чакыру җибәрелгән. Тавыш бирергә килгән һәр кеше паспорты белән генә сайлау бюллетеннарын алырга тиеш. Ике, ак һәм яшел төстәге бюллетеннар бирелә. Агында 14 партия исемлеге язылган булса, яшелендә- Яр Чаллы округыннан сайланучы 7 бермандатлы кандидатлар исемлеге.

Сайлаулар 18 сентябрдә иртәнге8.00 башлана, 20.00 дә төгәлләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев