Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы – спортчылар шәһәре

ТР яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов шәһәрдәшләребезне Кама ярыммарафонында катнашырга чакыра. Ул 7 августта Чаллыда узачак. Йөгерешчеләр 2, 4, 10 һәм 21 километрлы дистанцияләрдә җитезлекләрен сынаячак. Барлык катнашучыларга да футболка, промо-браслет, рюкзак тапшырыла, финишка килүчеләр медальгә дә ия булачак.

Чаллылылар әлеге марафонда актив катнашып, шәһәрне янәдән спорт каласы итеп танытуда үзләреннән өлеш кертерләр дип ышансы килә. Шөкер, шәһәрдәшләребез спорт өлкәсендә сынатмыйлар, бер-бер артлы уңышка ирешәләр. Шушы көннәрдә яшүсмерләр Камилә Мәликова белән Артем Бәдертдинов спорт биюләре буенча Бөтендөнья чемпионатында җиңделәр. Лос-Анджелеста үткән әлеге чарада 50 илдән яшьләр катнашты. Алар арасында Чаллы яшьләренә тиңнәр булмады. Мәликә белән Артем биючеләр арасында Чемпионатның төп бүләгенә һәм "Grand Champion of the World-2016" исеменә лаек булдылар.

20 яшьлек Илдар Вахитов Тольяттида узган бильярд буенча ярышлардан Чаллыга җиңү белән кайтты.

Спортчыларыбыз яңа үрләр яулый, ә төзүчеләр аларга уңайлыклар һәм шартлар тудыру буенча максатчан эш алып баралар. Бу көннәрдә "Төзүче" стадионында капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзекләндерүнең беренче этабы өчен республика казнасыннан 112 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Ул футбол кырын һәм йөгерү юлларын заманча итеп яңартуга, шулай ук инженерлык челтәрләрен алыштыруга тотыла.

Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Илмир Исхаков әйтүенчә, материаллар җитәрлек, төзелеш график буенча бара. "Төзүче" стадионындагы беренче чираттагы эшләр август ахырына тәмаланырга тиеш. "Акча булса, стадионны быел тулысынча төзекләндерергә дә мөмкин", - диләр белгечләр.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев