Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда мөселманнар өчен беренче “Хәләл-стартап” бәйгесе үтте

"­Хә­ләл ри­зык" тө­шен­чә­се ба­ры­быз­га да мәгъ­лум. Ә "хә­ләл-стар­тап" нәр­сә ул? Әле­ге со­рау­га җа­вап­ны, 15 де­кабрь көн­не шә­һә­ре­без­нең "Хә­ләл-Үзә­ген­дә" бе­лер­гә мөм­кин бул­ды. Ан­да бе­рен­че тап­кыр мө­сел­ман­нар өчен "Хә­ләл-стар­тап" бәй­ге­се оеш­ты­рыл­ды.

Стар­тап - инг­лиз те­лен­нән кер­гән сүз. Ул үзен­чә­лек­ле, яңа биз­нес-иде­я­ны баш­лап җи­бә­рү ди­гән­не аң­ла­та. За­ма­ны­быз­ның кү­ре­нек­ле стар­та­пер­ла­ры итеп Бил Гейтс, Марк Цу­кер­берг, Аяз Ша­бут­ди­нов­ны атар­га бу­ла. Алар да кай­чан­дыр стар­тап-про­ект­ла­рын як­лап, зур та­быш ки­те­рә тор­ган им­пе­ри­я­лә­рен тө­зе­де­ләр. Әйе, мо­ңар­ча да шә­һә­ре­без­дә стар­тап-про­ект­лар­ны як­лау оеш­ты­ры­лып кил­де. Әм­ма хә­ләл, ягъ­ни Ис­лам ди­не ни­гез­лә­рен­нән чык­мый­ча, шә­ри­гать ка­ну­ны бу­ен­ча эш­лә­нә тор­ган­на­ры юк иде. Яр Чал­лы­ның мөх­тә­си­бә­те шә­һәр­нең "Хә­ләл-Үзә­ге" бе­лән бер­лек­тә әле­ге эш­не баш­лап җи­бәр­де.

-Мө­сел­ман­нар ара­сын­да ак­тив, ал­дын­гы ка­раш­лы ке­ше­ләр шак­тый. Әле­ге бәй­ге­нең мак­са­ты да алар­ны хә­ләл эш­мә­кәр­лек­кә тар­тып, ин­вес­тор­лар­ны кы­зык­сын­ды­рыр­лык ит­те­реп про­ект­лар иҗат итү­гә этә­рү. Әл­бәт­тә, һәр тәкъ­дим ите­лә­се стар­тап Ис­лам ка­нун­на­ры бу­ен­ча эш­лә­нер­гә ти­еш. Яңа баш­лан­гыч хә­ер­ле бул­cын, - дип аң­лат­ты "Хә­ләл-Үзәк­нең" җи­тәк­че­се Ил­дар Зи­я­ров.

Әй­тер­гә ки­рәк, "Хә­ләл-стар­тап" бәй­ге­се мө­сел­ман­нар ара­сын­да зур кы­зык­сы­ну уят­ты. Аңа 30 ар­тык шә­һәр­дә­ше­без үз эшен җи­бәр­де. Тәкъ­дим ите­лә­се про­ект­лар шә­ри­гать һәм фи­нанс-кре­дит бел­геч­лә­ре та­ра­фын­нан тик­ше­ре­леп, бер­ни­чә сай­лап алу эта­бын уз­ды. Нә­ти­җә­дә, фи­нал­га 16 эш чы­га­рыл­ды. Әле­ге про­ект­лар җәм­гы­ять­нең төр­ле өл­кә­лә­рен як­тыр­тып, үзен­чә­лек­ле те­ма­лар­га языл­ды. Алар ар­сын­да: спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү ком­п­лек­сын бул­ды­ру, на­маз ва­кы­ты ту­рын­да хә­бәр итү­че со­ци­аль бу­диль­ник кер­тү, хә­ләл ри­зык һәм ярым фа­би­кат­лар­ны өй­гә ки­те­рү хез­мә­тен көй­ләп җи­бә­рү, яшь ба­ла­лар өчен хә­ләл ри­зык җи­теш­те­рү һәм та­ра­ту, шам­пинь­он­нар үс­те­рү, элек­трон бас­ма­лар чы­га­ру, хә­ләл са­бын һәм кир­пич җи­теш­те­рү, ме­талл җай­лан­ма­лар­ны ком бе­лән чис­тар­ту һәм баш­ка­лар бул­ды. Кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да 18 яшь­лек ак­тив сту­дент­лар, бай тәҗ­ри­бә­ле бел­геч­ләр, яшь әни­ләр дә бар иде. Мә­сә­лән, Гү­зәл Әх­мә­до­ва - прак­тик-пси­хо­лог. Бәй­ге­гә ул "Кә­маль" пси­хо­фи­зи­о­ло­гия үзә­ге"н тө­зү про­ек­тын тәкъ­дим ит­те.

- Кыз­га­ныч­ка кар­шы, шә­һә­ре­без­нең күп ке­нә ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә, шул исәп­тән пси­хо­лог­лар ка­би­не­тын­да, мө­сел­ман­нар­ны ка­бул итәр өчен бар шарт­лар да ту­ды­рыл­ма­ган. Мон­нан тыш, мар­ке­тинг тик­ше­ре­нү­ен үт­кәр­гән­нән соң, Чал­лы­да киң җә­мә­гать­че­лек өчен пси­хо­фи­зи­о­ло­гия үзәк­лә­ре­нең юк­лы­гын да ачык­ла­дым. Шу­ңа да әле­ге үзәк­не ачу тәкъ­ди­ме бу­ен­ча про­ект яз­дым. Го­му­мән, иле­без­дә Ку­ли­бин­нар бик күп яши. Җәм­гы­ять­кә фай­да ки­те­рә алыр­дай иде­яң бул­са аны, һич­шик­сез, тәкъ­дим итер­гә ки­рәк. Җиң­мә­сәң дә си­не ише­теп, ки­лә­чәк­тә әле­ге мәсь­ә­лә­не хәл итәр­гә яр­дәм итү­че­ләр та­бы­лыр­га мөм­кин, -ди ул.

Яшь әни Нә­зи­рә Әх­мә­дул­ли­на да шун­дый фи­кер­дә. Ул бәй­ге­дә "Бал­кыш" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү ком­п­лек­сын тө­зү про­ек­тын тәкъ­дим ит­те.

- Ак­тив спорт рә­ве­ше алып ба­рыр өчен бү­ген­ге фит­нес-үзәк­ләр­дә мө­сел­ман­нар өчен шарт­лар ка­рал­ма­ган. Мә­сә­лән, бас­сей­нар­да йө­зү мөм­кин­ле­ге юк. Мах­сус үзәк бул­ган­да рә­хәт­лә­неп йө­рер идек. Ае­рым гра­фик тө­зеп, мө­сел­ман бул­ма­ган ке­ше­ләр­не дә ка­бул итү мөм­кин­ле­ген ясар­га бу­лыр иде. Го­му­мән, мон­дый бәй­ге­ләр­дә мө­сел­ман­нар­ны кы­зык­сын­ды­ра тор­ган, алар өчен ак­ту­аль бул­ган мәсь­ә­ләр­не кү­тә­реп, чи­ше­леш юл­ла­рын та­бар­га бу­ла, - дип бү­леш­те ул.

Шә­һәр­дә­ше­без На­ил Шәй­мө­хәм­мә­тов исә хә­ләл са­бын җи­теш­те­рү эшен ачып җи­бә­рер­гә тәкъ­дим ит­те. Ав­тор фи­ке­рен­чә, ки­лә­чәк­тә әле­ге юнә­леш­не үс­те­реп, ху­җа­би­кә­ләр­гә чис­та­лык­ны сак­лар­га яр­дәм итү­че бар­лык төр про­дук­ция ли­ни­я­сен, шул исәп­тән яңа ту­ган ба­ла­лар ги­ге­на­сы өчен дә, чы­га­рып бу­ла­чак. Ул бер­дән фай­да­лы, икен­че­дән ме­нә ди­гән үзен­чә­лек­ле бү­ләк тә бу­лып то­ра­чак.

Һәр про­ект ав­то­ры­на тәкъ­дим ите­лә­се биз­нес-иде­я­ны як­лау өчен 5 ми­нут ва­кыт би­рел­де. Әл­бәт­тә, күп ке­нә чы­гыш ясау­чы­лар­га ул җит­мә­де. Әм­ма ара­ла­рын­да 3-4 ми­нут­ка сы­е­ну­чы­лар да та­был­ды. Кат­на­шу­чы­лар­ның чы­гыш­ла­рын жю­ри әгъ­за­ла­ры бә­я­лә­де. Мөх­тә­рәм ку­нак­лар ара­сын­да имам-мөх­тә­сиб Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­ла, "Хә­ләл-Үзәк" нең җи­тәк­че­се Ил­дар Зи­я­ров ,"Вакф" фон­ды экс­пер­ты Фә­рит Шә­ри­пов, "Сбер­банк Рос­сии" ПА­О­сы­ның биз­нес үсе­ше бу­ен­ча үзәк җи­тәк­че­се Ил­дар Хә­сән­шин, Яр Чал­лы мөх­тә­си­бә­те­нең яшь­ләр бе­лән эш­ләү бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ри­фат Нас­ре­ди­нов, Яр Чал­лы мөх­тә­си­бә­те­нең мә­га­риф бү­ле­ге җи­тәк­че­се Ил­наз хәз­рәт бар иде. Алар про­ект­лар­ның ин­вес­ти­ци­он як­тан уңай бу­лу­ын һәм хә­ләл стан­дарт­ла­рын­нан да чит­кә тай­пыл­ма­вын тик­шер­де­ләр. Мон­нан тыш бәй­ге­не ка­рау­чы­лар да про­ект ав­тор­ла­рын як­лап та­выш би­рү­дә кат­на­ша ал­ды­лар. Бар­лык чы­гыш­лар­ны тың­лап чык­кан­нан соң, алар та­ра­тыл­ган кә­газь бит­лә­рен­дә үз­лә­ре­нә оша­ган про­ект­ны бил­ге­ләп, аның өчен та­выш бир­де­ләр. Аның бу­ен­ча бәй­ге­нең мах­сус но­ми­на­ци­я­се - "Кү­ңел­гә ятыш­лы иң ях­шы про­ект" тап­шы­рыл­ды.

Нә­ти­җә­дә, бе­рен­че грант­ка (100 мең сум) "Пе­шек­че ашы: хә­ләл ри­зык­лар­ны һәм ярым­фаб­ри­кат­лар­ны өй­гә ки­те­рү" про­ек­ты ав­тор­ла­ры Ди­нар Зәй­дул­лин һәм Ра­ма­зан Сәй­тов ла­ек бул­ды­лар.

- Без бик шат. Чөн­ки көн­нәр-төн­нәр буе әле­ге про­ект­ны як­лау­га әзер­лән­дек. Го­му­мән, ри­зык­ны өй­гә ки­те­рү хез­мә­те бе­лән якын­нан та­ныш­быз. Ка­фе­лар­ның бар­лык "йом­шак" як­ла­рын да бе­лә­без. Шу­ңа да эше­без­дә алар­ны бу­дыр­мау­ны кай­гырт­тык. Мон­нан тыш көч­ле мар­ке­тинг­ны да эш­лә­дек. Әле­ге бәй­ге­не оше­тыр­ган бар­лык ке­ше­ләр­гә дә рәх­мә­те­без­не әй­тә­се ки­лә. Бу мө­сел­ман­нар өчен, чын­нан да, бик мө­һим ча­ра. Ул икъ­ти­са­ты­быз­ның үсе­ше­нә дә зур өлеш кер­тер дип ыша­на­быз, - дип бү­леш­те­ләр үз ки­че­реш­лә­ре бе­лән җи­ңү­че егет­ләр.

Икен­че грант (75 мең сум) "XXI га­сыр­ның яшь ин­же­не­ры-тех­но­ло­гы" про­ек­тын тәкъ­дим итү­че Ил­нур Фәр­хет­ди­нов һәм Ра­мил Мо­заф­фа­ров­ка тап­шы­рыл­ды. Өчен­че грант­ка (50 мең) "Кә­маль" пси­хо­фи­зи­о­ло­гия үзә­ге" про­ек­ты ав­то­ры Гү­зәл Әх­мә­то­ва ия бул­ды.

Бәй­ге­не ка­рап утыр­ган та­ма­ша­чы­лар исә "Кү­ңел­гә ятыш­лы иң ях­шы про­ект" но­ми­на­ци­я­се­нең җи­ңү­че­лә­рен итеп "Хә­ләл са­бын" про­ек­ты­ның ав­то­рын На­ил Шәй­мө­хәм­мә­тов­ны һәм "Бал­кыш" спорт-сә­ла­мәт­лән­де­рү ком­п­лек­сын тәкъ­дим ит­кән Нә­зи­рә Әх­мә­дул­ли­на­ны сай­ла­ды­лар. Алар­ның һәр­бер­се­нә 15 мең­лек ак­ча­ла­та бү­ләк тап­шы­рыл­ды. Бу но­ми­на­ци­я­нең икен­че, өчен­че приз­ла­ры­на (10, 5 мең сум) Ил­нар Фәр­хет­ди­нов, Ра­мил Мо­за­фа­ров, Ай­гөл Со­та­но­ва, Ил­нур Гә­рә­ев ла­ек дип та­был­ды. Бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар­ның бер­се дә бү­ләк­сез кал­ма­ды. Приз­лы урын­нар­ны ал­мау­чы­лар­га "Хә­ләл-Үзәк" җи­тәк­че­се Ил­дар Җә­мил улы ди­ни әдә­би­ят алу өчен 5 мең сум­лык сер­ти­фи­кат­лар тап­шыр­ды.

"Хә­ләл-стар­тап"­ны йом­гак­лап, мө­тә­рәм жю­ри әгъ­за­ла­ры җи­ңү­че­ләр­не кот­лап, үз фи­кер­лә­ре һәм ки­ңәш­лә­ре бе­лән дә бү­леш­те­ләр.

Мөх­тә­сиб Әл­фәс хәз­рәт:

-Бе­рен­че тап­кыр шун­дый бәй­ге­не үт­кәр­дек. Шө­кер, уңыш­лы ба­рып чык­ты, дип са­ныйм. Бик кы­зык­лы про­ект­лар яң­гы­ра­ды. Тор­мыш­ка ашы­рыр­дай­ла­ры да шак­тый. Ки­лә­чәк­тә дә әле­ге эш­не дә­вам ит­те­реп аны оеш­ты­рыр­га на­сыйп бул­сын.

"Вакф" фон­ды экс­пер­ты Фә­рит Шә­ри­пов:

-Бү­ген­ге бәй­ге­дән бик ка­нә­гать кал­дым. Кы­зык­лы иде­я­лар күп яң­гы­ра­ды. Үз­гә­реп то­ру­чы икъ­ти­са­дый вәз­гы­ять­не кү­зә­теп, за­ма­на өчен ат­ку­аль бул­ган иде­я­лар­ны чы­га­ра бе­лү дө­рес. Иң мө­һи­ме, төп фи­ке­ре­гез­не анык бел­дер­теп, про­ект­ны як­лау дә­ве­рен­дә аны төр­ле як­лап дә­лил­ләү ки­рәк.

"Сбер­банк Рос­сии" ПА­О­сы­ның биз­нес үсе­ше бу­ен­ча үзәк җи­тәк­че­се Ил­дар Хә­сән­шин:

-Про­ект­лар­ны тәкъ­дим ит­кән­дә аның тор­мыш­чан бу­лу­ын кай­гыр­ты­гыз. Әй­тик грант­ны от­кач, икен­че көн­не үк аны баш­лап җи­бә­рер­дәй бул­сын. Һәм ин­вес­тор­лар кар­шын­да чы­гыш яса­ган­да 4 мө­һим ка­гый­дә­не ис­тә то­ты­гыз: 3 ми­нут ва­кыт эче­нә сы­е­шып нин­ди мәсь­ә­лә­не чи­шә­сен аң­ла­ты­гыз. Ни­чек аны тор­мыш­ка ашы­ры­ла­сын әй­те­гез. Мар­ке­тинг­ны һәм ки­рәк бу­ла­чак ак­ча­ны анык бел­дер­те­гез. Го­му­мән, бү­ген­ге бәй­ге бик оша­ды. Кат­на­шу­чы­лар­га һәм оеш­ты­ру­чы­лар­га зур рәх­мәт.

"Хә­ләл-Үзәк"­нең җи­тәк­че­се Ил­дар Зи­я­ров:

- Кат­наш­кан бар­лык егетк-кыз­ла­ры­быз­га рәх­мә­тем­не җит­ке­рә­се ки­лә. Мө­сел­ман­нар­га һәр­чак ак­тив бу­лыр­га ки­рәк. Без бит элек-элек­тән үк икъ­ти­сад ягын­нан да, мә­га­риф, ме­ди­ци­на, хәр­би як­тан да һәр­чак ал­дын­гы бул­дык. Мо­ны хә­зер дә оныт­мый­ча, ты­ры­шып укып һәм эш­ләп, җәм­гы­я­те­без­гә фай­да ки­те­рер­дәй итеп яшәр­гә ки­рәк.

Шө­кер, шә­һә­ре­без­дә бе­рен­че "Хә­ләл-стар­тап" бәй­ге­се уңыш­лы гы­на уз­ды. Ки­лә­се ел­лар­да кат­на­шу­чы­лар са­ны ар­тып, тәкъ­дим ите­лә­се иде­я­ләр та­гы да кы­зык­лы­рак бу­лып, ях­шы гы­на узар дип, ыша­на­сы ки­лә. Һәм кем бе­лә, бәл­ки, Яр Чал­лы­да стар­тап ал­ган про­ект ки­лә­чәк­тә Рос­сия яки Дөнья кү­лә­ме­нә чы­гып та­ны­лыр да. Иң мө­һи­ме, ак­тив бу­лыр­га.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X