Шəhри Чаллы

Ярату зыянлымы?

“3 яшьлек кызым белән психиатрга баргач, белгеч тәмам аптырашта калдырды.

Балалар бакчасына йөри башлар алдыннан сабыйга медицина тикшеренүе үтәргә кирәк иде. Психиатр ишеген шуңа күрә генә шакыдым. Ул: “Сез балагызны артык яратасыз”, — димәсенме. Моның начар икәнен дә аңлатып маташты. Артык сөелгән бала бик иркә, тыңлаусыз була, имеш. Аны азрак кочакларга киңәш итте. Ярату да зыянлымы?”
Гөлсинә исемле яшь ананың соравына психолог Алиса Закамская җавап бирә:– Беркем дә әти-әнине яратудан тыя алмый. Тик “сукырларча” кыланырга гына ярамый. “Мин балама бөтен нәрсәне дә бирергә тырышачакмын”, — дип фикер йөртүчеләр ялгыша. Балага бөтен нәрсә дә кирәкми. Аңа сезнең наз һәм игътибар гына кирәк. Баланы кочаклауның бернинди дә зыяны юк. Кире­сенчә, бу бик тә файдалы. Ятимнәр йортында тәрбия­ләнүче сабыйлар ни өчен үсеш ягыннан да, уку буенча да яшьтәш­ләрен­нән калыша соң? Әнә шул әти-әни назы җитмәү нә­тиҗәсе ул. Үзен яратуларын тойган бала мөстә­кыйль, тыныч холыклы булып үсә.
“Баланы көнгә ничә тапкыр кочакларга ярый?” – дигән сорау белән еш мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта Америка психологы Вирджиния Сатир менә нәрсәләр әйткән: безгә сәламәт булу өчен көненә – 4, ярдәм тою өчен – 8, ә үсеш өчен 12 тапкыр кочаклаулары кирәк. Әнә шул саннарга карап фикер йөртергә мөмкин. Тагын шунысы да бар: балалар һәм өлкәннәр төрле бит. Кемгәдер наз бик тә кирәк, икенчеләр исә моңа әллә ни игътибар да итми. Бер яшькә кадәрге сабыйларны ешрак кочакларга киңәш ителә. Бала үскән саен әти-әни назыннан читләшә башлый. Өлкәннәр арасында әнә шуны авыр кабул итүчеләр дә байтак. Моңа артык аптырамагыз. Ул үсә, шул гына. Тагын шунысы да бар: балалар бик тиз үсә. Аларны мөмкин кадәр күбрәк кочаклап калырга тырышыгыз.

 

https://kiziltan.ru/poleznoe/19165-yaratu-zyyanlymy.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: