Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәләр гөрли

Узган ял көннәрендә Чаллыда өстәмә ярминкә мәйданы булды. Тукай яр буенда, "Төзүче" стадионы янына да сатып алучылар күп килде. Сарман трактында да бәрәңге, суган, яшелчәләр саттылар. "Тукай районы авыл хуҗалыгы уңганнары соравы буенча "Төзүче" стадионы янында да ярминкә оештырдык", - ди куллану базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова.

Моннан тыш, Шамил Усманов урамында, Камал бульварында да ярминәкләр үтте. Ярминкәгә 11 районнан 1900 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде. Чаллыда ярминкәләр ял көннәрендә 24 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев