Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярты миллионны чүп савытына ташлаган

Мәскәүдә яшәүче бер хатын 2 яшьлек кызының кошелегына картәтисенең мирасын – ярты миллион сум акчаны яшереп куйган. Ә әнисе белән саф һавада йөрергә чыккан кызчык тоткан да күптән ялкыткан шул кошелегын чүп савытына ташлаган.

Хәл ачыкланганда инде соң була. Бичара хатын чүп савытыннан күпме генә эзләсә дә, кошелек табылмый.
Полиция хезмәткәрләре күршеләреннән дә сораштыра, ләкин серле кошелекны беркем дә күрмәгән булып чыга... Менә шулай. Әгәр сезгә мирас итеп акча калдырганнар икән, аны кайда һәм ничек саклау чарасын яхшылап уйлагыз, дуслар...

 

 

https://kiziltan.ru/kyzyk-news/17548-yarty-millionny-chp-savytyna-tashlagan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X