Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Яшь армиячеләр” нең беренче слеты — Чаллыда!

Чаллыда Татарстан «Яшь Армия» хәрәкәтенең беренче слеты булып узды. Анда җөмһүриятнең 50 яшь армеецы тантаналы рәвештә ант кабул итте. Чара "Ватан-Ана" мемориаль һәйкәл янында үтте.

Чарада олы кунаклардан генерал Анатолий Молоствов, Фән һәм мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, Президент департаментының милли сәясәтен тормышка ашыру буенча Идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Чаллы хакиме урынбасары Флера Андреева, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Ирек Зиннуров һәм башкалар чыгыш ясады. Иң зур кунакларның берсе - Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина иде.

"Хәерле көн, хөрмәтле яшь армиячеләр, Чаллы халкы, шәһәр кунаклары! Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев исеменнән яшь армиячеләрнең беренче республика слетында сезне чын күңелдән сәламләргә рөхсәт итегез. Чаллыда "Яшь Армиянең 1 нче санлы ПОСТы урнашкан. Аның төзелгән көненнән алып эшчәнлеген туктатканы юк. Шәһәребезнең ярты миллионлы халкы өчен ул иң изге урыннарның берсе. Үсеп килүче буынны ватанпәрвәр рухта тәрбияләүгә дәүләт башлыгы тарафыннан зур игътибар бирелә. Безнең иманыбыз камил, сездәге физик һәм рухый әзерлек белән сез Ватаныбызны сакларга һәрвакыт әзер булачаксыз. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!" - дип җыелган яшь армиячеләрне шәһәр башлыгы исеменнән Флера Андреева котлады.

Яшь армиячеләр тантаналы рәвештә антларын кабул иткәннән соң, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган җыр һәм чыгышлар булды. Татарстанда югары урыннар яулаган Чаллының 47 нче кадетлар мәктәбе кызлары һәм егетләре үз осталыкларын күрсәтеп тантананы ямьләндерделәр. Кызлар рәт һәм колонналарга тезелеп барабан каксалар, егетләре шул барабан көенә туры китереп стройда атлау осталыкларын күрсәттеләр.

"Яшь армия" сафларына 11 яшьтән өлкән булган һәр мәктәп укучысы керә ала. Хәзерге вакытта әлеге сафларда җөмһүрият буенча 57 хәрби-ватанпәрвәрлек клубларында, кадет мәктәпләре һәм интернатларында, оборона-спорт юнәлешендәге 45 гомумбелем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүче 2500 гә якын укучы исәптә санала. "Яшь армия" әгъзалары укудан тыш мәдәни, спорт чараларында катнашалар, өстәмә белем алалар, шулай ук беренче ярдәм күрсәтү осталыкларына да өйрәнәләр. 2017 елда "Яшь Армия" отрядлары Татарстанның һәр мәктәбендә дә барлыкка киләчәк.

Слет барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина яшь армиячеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм яшьләрне хәрби-ватанпәрвәр рухта тәрбияләү ниятен тулысынча хуплады.

Ил өчен яу кырында башын салган хәрбиләрне искә алып, тантана барышында бер минутлык тынлык игълан ителде. Ахырдан Мәңгелек утка чәчәкләр куелды.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X