Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү” төбәкара бәйгесе нәтиҗәләре билгеле

Яр Чаллы шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе "Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" төбәкара иҗади бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бу мәртәбәле конкурста Яр Чаллыдан һәм күрше калалар, районнардан балалар бакчалары, мәктәпләр, тәрбиячеләр, укытучылар, махсус белем һәм тәрбия бирүче уку йортлары хезмәткәрләре катнашты. Бәйгегә барлыгы 58...

шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белгечләре, Яр Чаллы Дәүләт педагогия университеты һәм Яр Чаллы педагогия көллияте фән эшлеклеләре, югары категорияле мөгалимнәре, "Шәһри Чаллы" мөхәррияте редакторлары бәя бирде. Нәтиҗәләр шәһәребездә һәм төбәгебездә балаларга балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әхлак тәрбиясе бирү югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын һәм тәҗрибәле, алдынгы карашлы тәрбиячеләр, методистлар, гыйлемле үз эшен яраткан мәгариф хезмәткәрләре эшләвен күрсәтте.

Идаҗи эшләр буенча өч урын билгеләнде.

1 урын - Яр Чаллы шәһәре 82 нче санлы "Көнбагышкай" балалар бакчасы югары категорияле тәрбиячесе Ландыш Әнәсовна Исмәголовага бирелә.

2 урын - Яр Чаллы 86 нчы санлы "Электроник" балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Габделхаковна Салаховага бирелә.

3 урын - Яр Чаллы 65 нче санлы "Машенька" балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Роза Миңлемәҗитовна Җиһангировага бирелә.

Жюри конкурс эшләреннән үзенчәлеге белән аерылып торган тагы өч хезмәтне яхшы яктан билгеләп үтә. Алар Чаллының "Гөлназ" балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Гарипованың, Чаллының 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Рузалия Рафикованың һәм 32 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Мәйсәрә Богдановаларның иҗади хезмәтләре.

Җиңүчеләрнең һәм уңай бәя алган эшләр 2017 елда "Шәһри Чаллы" газетасы битләрендә даими басылачак. Конкурста катнашучыларның барсына да сертификатлар тапшырыла.

Җиңүчеләрне 16 гыйнвар көнне "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясенә сәгать 14.00 гә бүләкләү тантанасына чакырабыз. Сертификатларны да сишәмбе көннән башлап редакциядән килеп алырга мөмкин.

"Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" төбәкара бәйгесендә катнашкан балалар бакчаларына, мәктәпләргә, тәрбиячеләргә һәм мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез! Балаларыбыз әхлаклы вә тәрбияле, иманлы булып үссеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев