Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь гаиләләргә - фатир

Гаризалар ай дәвамында карала. Гаиләләр торакны бәйге тәртибендә сатып алачак. Конкурска торак бәясенең кимендә 10% күләмендә беренчел взнос түләүчеләр кертелә.

26 яшь гаиләгә – фатир

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе башлыгы урынбасары Юлия Миннегәрәева матбугат конференциясендә яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы турында сөйләде. Аның әйтүенчә, 2020 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан социаль ипотека программасы буенча яшь гаиләләрне исәпкә алу шартлары күрсәтелгән карар чыгарылган.

Әлеге документ нигезендә, ире яки хатынының яше 35тән артмаган, шул исәптән алар тәрбиясендә  баласы булган, яки бер ата-анадан торган, яше 35тән артмаган, бала тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр эш урынына бәйсез рәвештә торак шартларын яхшыртуга дәгъва кыла ала.

Исәпкә куюның төп шартлары: гаиләнең бер әгъзасына туры килә торган җыелма керем  яшәү минимумыннан ким, ягъни 10374 сумнан да ким булмаска; гаиләнең бер әгъзасына 18 кв метрдан да артмаска; яшь гаилә федераль һәм республика программалары буенча элек сатып алынган торак урыннары буенча йөкләмәләргә ия булмаска тиеш.

Бүгенге көндә Чаллыда социаль ипотека буенча 63нче  микрорайонда торак төзелә. 2020 елның декабрендә 180 фатирга исәпләнгән 63/23 йорт файдалануга тапшырылды, 23 гыйнварда 414 фатирлы  63/21 йортына фатир ачыклары бирелде.  625 фатирга исәпләнгән 63/16 һәм 63/20 йортлар төзелеше башланган, аларны быел файдалануга тапшыру планлаштырылган.

Исәпкә алу өчен документлар шәһәр хакимиятендә торак төзелеше бүлегендә кабул ителә. Гаризалар ай дәвамында карала. Гаиләләр торакны бәйге тәртибендә сатып алачак. Конкурска торак бәясенең кимендә 10% күләмендә беренчел взнос түләүчеләр кертелә.

Бүгенге көндә 50 гаилә исәпкә алынган, шуларның 26сы узган ел ахырында һәм агымдагы ел башында торак алган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X