Шəhри Чаллы

Яшь гаиләләргә – фатирлар

Чулман проспектында урнашкан "Комфортный" микрорайонындагы 33/03 йорты фатирларына ачкычлар тапшырылды. "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында"гы Татарстан законы буенча 29 яшь гаилә фатирлы булды. Шуларның 11е - бюджетта һәм КАМАЗда эшләүчеләр гаиләләре. Фатирлар торак базарындагы бәяләрдән күпкә арзанрак - квадрат метры 34 мең сум (шәһәрдә 1...

Чулман проспектында урнашкан "Комфортный" микрорайонындагы 33/03 йорты фатирларына ачкычлар тапшырылды. "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында"гы Татарстан законы буенча 29 яшь гаилә фатирлы булды.

Шуларның 11е - бюджетта һәм КАМАЗда эшләүчеләр гаиләләре. Фатирлар торак базарындагы бәяләрдән күпкә арзанрак - квадрат метры 34 мең сум (шәһәрдә 1 квадрат метр торак бәясе 45-47 мең сум). Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә дәүләт, 15 ел эчендә түләү шарты белән, 400әр мең сум акча биреп тора.

Бу инде "Комфортный" микрорайонындагы өченче йорт. 141нче серияле беренче ике йорт 2013 ел ахырында файдалануга тапшырылган иде. Фатирлар барлык шартларга туры китереп бизәлгән, һәркайсында заманча агач тәрәзәләр, тарттырып эшләнгән түшәмнәр. Комплексны планлаштырганда машина кую урыннары исәпкә алынган. Яңа микрорайонда өч балалар мәйданчыгы булачак, видеокүзәтү урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: