Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшәү көче

Күркәм традициягә әверелгән төп чаллылылар бәйрәмендә хакимебез Васил Шәйхразиев шәһәребез үсешенә лаеклы өлеш керткән фидакарьләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Хөрмәтләнүчеләр арасында Сания апа Фазуллина да бар. Кешеләргә кирәк булудан да зуррак бәхет юк, дигән бер акыл иясе. Әле күптән түгел генә үзенең сиксән яшен тутырган, ләкин үз яшеннән...

Күркәм традициягә әверелгән төп чаллылылар бәйрәмендә хакимебез Васил Шәйхразиев шәһәребез үсешенә лаеклы өлеш керткән фидакарьләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Хөрмәтләнүчеләр арасында Сания апа Фазуллина да бар.

Кешеләргә кирәк булудан да зуррак бәхет юк, дигән бер акыл иясе. Әле күптән түгел генә үзенең сиксән яшен тутырган, ләкин үз яшеннән күпкә яшьрәк күренүче апа белән очрашкач, мин, ирексездән, шуны уйладым: нәкъ менә кешеләргә кирәкле булуын тою күпләрне сокландырырлык яшәү көче бирәдер дә аңа. Сөбханалла, зиһене аек, хәтере яхшы, карашы үткен, хәрәкәтләре җитез.

Берәүләр Сания апа Фазуллинаны кешеләргә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер шәфкать туташы буларак белсә, икенчеләр һәр бала күңеленә әдәп-әхлак, гыйлем-тәрбия, туган телгә һәм динебезгә мәхәббәт орлыклары салучы педагог итеп хәтерли. Өченчеләр ислам динебезне олылаучы, гыйлем таратучы остабикә буларак хөрмәт итә. Гаҗәпләнәсе юк, Вахитов мәктәбендә белем һәм тәрбия алган Чаллы кызы ул Сания апа.

Дүрт кыз туган булганнар алар. Барысы да Чаллыда яшәгән. Вахитов мәктәбендә гомер буе татар теле укыткан Бәһрия апасы белән туку фабрикасында эшләгән Сорур апасы инде вафат. Сеңлесе Асия 7нче сыйныфны тәмамлауга икмәк заводына эшкә урнашып, гомер буе шунда эшләп пенсиягә чыккан.

Гаиләдәге өченче бала - Сания - унынчыны тәмамлауга, башта шәфкать туташлары курсларында укып, Мөслим районында тәҗрибә туплаганнан соң, Минзәләдә фельдшер-акушерлар мәктәбендә белем ала. Биш ел Зәй районында эшли. Бәхетен дә шунда таба - Зәй егете Мөдәррис белән гаилә корып җибәрәләр. Ләкин туган шәһәре Сания апаны үзенә тарта. 1965 елда яшь гаилә Чаллыга килеп төпләнә. Зәйдә эшләгән биш елын исәпләмәгәндә, Сания Камалетдин кызы гомере буе Тукай районы хастаханәсендә эшли, 1991 елда шуннан лаеклы ялга чыга.

Пенсиягә чыккач, үзен бер кирәксезгә санап, максатсыз гомер уздыручылар бар. Сания апа исә, эштән туктагач, үзе дә уйламаган җирдән тагы да активрак тормыш белән яши башлый: абыстайга йөреп, дин дәресләре ала, гарәп графикасын өйрәнә. Соңрак пединститут каршында, аннары "Тәүбә" мәчетендә оештырылган курсларда өч ел укып, шаһәдәтнамә ала. Шул елларда "Тәүбә" мөнәҗәтчеләр ансамбле оеша. Сания апа ансамбльнең солисты була, бәйгеләрдә беренче урыннарны ала. Яшьрәк вакытында татар хорында шөгыльләнгән, сәхнәләрдә, кыр станнарында җырлап йөргән, кул эшләренә дә оста ханымны педагог дуслары шәһәр балалар иҗат үзәгенә эшкә кодалый. "Унбер ел өстәмә белем бирү педагогы булып эшләдем. Башта "Алтынчәч" түгәрәгендә укучыларны йон эрләргә, бәйләргә, чигәргә, аш-су әзерләү осталыкларына өйрәттем", - дип искә ала ул вакытларны Сания апа.

Өч елдан соң аңа гарәп графикасын өйрәнү түгәрәген җитәкләргә тәкъдим итәләр. Үзәктә түгәрәк алып бару белән бергә, 33, 34, 55нче мәктәпләрдә дә дәресләр бирә Сания Камалетдин кызы. Балалар күңеленә әдәп-әхлак орлыклары салырга да, ислам дине кануннары нигезендә яшәү күнекмәләре бирергә дә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен берләштергән дистәләгән чаралар оештырырга да өлгерә. Ул тәрбияләгән балаларның бик күбесе тормышта үз урыннарын табып, иманлы-динле булып, хәзер үзләре якыннарына, балаларына үрнәк күрсәтеп яши. Укучыларының күбесе әле дә Сания апа белән элемтәдә тора. Балалар белән мәш килеп яшәгән дистәдән артык елның истәлекле мизгелләре фотоальбомнарга теркәлеп, видеотасмаларга язылып калган. Сания Камалетдин кызы ул вакытларны сагынып искә ала, һәр укучысын исемләп әле дә хәтерли.

Балалар иҗат үзәгендә җитмеш яше тулганчы эшли ул. Хезмәт кенәгәсендәге соңгы язма төгәл ун ел элек язылган.

Сания апаның хәләле Мөдәррис абый КАМАЗ төзелеше елларында бульдозерда эшләгән, Чаллы җирендәге гигант төзелеш мәйданында беренче чүмеч җирне күтәргән кеше. Шәһәр тарихында лаеклы үз урыны бар аның.

Фазуллиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары кою заводында эшли, уллары - шофер. Инде өч оныкларының шатлыкларын уртаклашып, аларның киләчәген кайгыртып яшиләр өлкәннәр. Кул кушырып, картлыктан зарланып өйдә утыра торган кешеләр түгел алар. Шәһәр читендәге бакчаларында яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Сания апа биш вакыт намаз укый, ураза тота. Шәһәрдәшләр аның күңелгә үткәреп, мәкам белән Коръән укуын, мөнәҗәтләр әйтүен ошаталар, дини мәҗлесләргә еш чакыралар. Төрле милли бәйге-кичәләрдә очратырга була аны. Бер-ике ел элек кенә Сания Фазуллина "Әбием сандыгы" бәйгесендә катнашып, призлы урын алган. Күзләренең яхшы күрүенә шөкер итә-итә, буш вакытларында әле дә кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата ул.

"Ике елдан гаилә коруыбызга 55 ел, Мөдәррисемә 80 яшь була. Шул матур вакыйгаларны Аллаһы ярдәме белән, бергә-бергә исән-сау булып, кайгысыз-хәсрәтсез каршыласак иде", - ди Сания апа. Шулай булсын берүк. Тормыштан ямь табып, кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәгәндә, гомернең һәр көне бәйрәмгә тиң. Җырдагыча, шул гомернең кадерләрен белеп, яшәргә дә әле яшәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X