Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшәү кыйммәтләнә

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең югары булуыннан чаллылылар болай да канәгать түгел иде. Хәзер электр энергиясе, газ, су һәм җылылык өчен тагын да күбрәк түли башлыйбыз. 1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 8,8 процентка артты. Бәяләрнең шулай артуын Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты раслады. Чаллылылар өчен тарифлар кайнар суга -...

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең югары булуыннан чаллылылар болай да канәгать түгел иде.

Хәзер электр энергиясе, газ, су һәм җылылык өчен тагын да күбрәк түли башлыйбыз. 1 июльдән Россиядә торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 8,8 процентка артты. Бәяләрнең шулай артуын Татарстан Республикасының тарифлар буенча дәүләт комитеты раслады.

Чаллылылар өчен тарифлар кайнар суга - 11, электр энергиясенә - 7, салкын суга һәм суны чыгаруга 2 процентка арта. Җылылык өчен түләүнең артуын шәһәрдәшләр түләү квитанцияләрендә җылыту сезоны кергәч күрер. Көзен җылылык өчен 8,8 процентка кыйммәтрәк түләячәкбез.

Россия буенча җылылык белән тәэмин итү - 8,4 процентка, су - 9,1, газ - 7,5, электр энергиясе 8,5 процентка арта. Быел торакның 1 кв метрына хезмәт күрсәтү росссиялеләргә 122 сумга төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев