Яшәү мәгънәсе
Чыгышы белән Аксубай районыннан булган шәһәрдәшебез - Ирек Гасыйм улы Ишкинеевны Чаллыда бик күпләр белә һәм хөрмәт итә. Берәүләр аны нигезеннән башлап, Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсен төзеткән, анда 14 ел баш табиб булып эшләгән танылган медицина хезмәткәре буларак белсә, икенчеләр Сидоровка бистәсендә "Ихлас" мәчете, мәдрәсә төзелешләрен җитәкләгән дин кардәшебез...
Чыгышы белән Аксубай районыннан булган шәһәрдәшебез - Ирек Гасыйм улы Ишкинеевны Чаллыда бик күпләр белә һәм хөрмәт итә. Берәүләр аны нигезеннән башлап, Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсен төзеткән, анда 14 ел баш табиб булып эшләгән танылган медицина хезмәткәре буларак белсә, икенчеләр Сидоровка бистәсендә "Ихлас" мәчете, мәдрәсә төзелешләрен җитәкләгән дин кардәшебез буларак хөрмәт итә.
Татарстанның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Ишкинеев 1973 елда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы әмере белән, Чаллыда төзеләчәк ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнә. Моңарчы Тельман (1958 ел), Нурлат-Октябрьск районы (1961 ел) хастаханәләрендә баш табиб булып эшләгән җитәкчегә аеруча җаваплы эш йөкләп түрәләр ялгышмыйлар. Тормыш җилләренә каршы барырга өйрәнгән җитәкче үгезне мөгезеннән ала - килеп 2-3 ай төзелешкә кураторлык итүгә, өстенә тагын бер җаваплылык алып, 16/1 йортында яңа ачылган йогышлы авырулар хастаханәсендә дә баш табиб булып эшли башлый. Ирек Гасыйм улы тырышлыгы белән янәшәдәге тагын өч йортта медицина учреждениеләре ачыла. Бу биналар әле дә медицина өлкәсенә хезмәт итәләр.
Ашыгыч ярдәм хастаханәсен төзегән елларның күпме көчен, күпме сәламәтлеген алуын, төзелеш проблемаларын уйлап, күпме йокысыз төннәр кичерүен үзе генә белә Ирек Ишкинеев. Кирәген табарга, җитмәгәнен җиткерергә, әле бер, әле икенче бусаганы таптарга кирәк. Аннары заманча җиһазлар кайтарту, кадрлар туплау - һәркайсы тәҗрибә һәм зур җаваплылык таләп итә торган эшләр.
1978 елда хастаханә бинасының төзелеп беткән өлешендә бер-бер артлы бүлекләр ачыла башлый. Ә 1980 елда ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе тулысынча файдалануга тапшырыла. Шул елларда баш табибка хастаханә янында хезмәткәрләр өчен торак йортлар төзетү артыннан да күп йөрергә туры килә. Ул йортларны әле дә Ишкинеев поселогы дип искә алучылар бар.
Үзе төзеткән медицина учреждениесендә 1989 елга кадәр баш табиб булып эшли Ирек Ишкинеев. Ул җитәкчелек иткән елларда коллектив эш күрсәткечләре буенча күп мәртәбәләр Татарстанда алдынгы урыннарны яулый. Ирек Гасыйм улы исә КАМАЗ төзелеше ударнигы исеменә, Халыклар дуслыгы орденына, бик күп мактау грамоталарына лаек була. Үткән гасырның 70нче елларында төзелгән ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе - 35 елдан соң да Чаллының иң зур сәламәтлек саклау учреждениесе. Ул Чаллы һәм Кама аръягы төбәге халкына медицина ярдәме күрсәтерлек мәйданнарга һәм куәткә ия.
Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанып яшәгән, операция бүлмәсенә бер чакта да бисмилласыз аяк басмаган табиб, лаеклы ялга чыккач, гомерен динебезгә багышлый. (Ирек аганың бабасы мулла, әтисе "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган укымышлы кеше була). Мәчеткә йөреп, гыйлем үзләштерә. Үзе яшәгән Сидоровка бистәсен дә мәчетле итәсе килә аның. Шул ниятен тормышка ашыруда теләктәшләр таба, милләттәшләр ярдәменә таяна. Хастаханә төзегән чордагы танышлыкларын да эшкә җигәргә туры килә. Бер ел дигәндә, 2003 елның августына Ирек Гасыйм улы җитәкчелегендә мәчетне төзеп тә бетерәләр. Архитектор Маркиз Басыйров проекты буенча (проектны ул бушлай эшли) төзелгән мәһабәт мәчеткә "Ихлас" дип исем бирәләр.
Соңрак, 2007 елда мәчет каршында якшәмбе мәдрәсәсе төзелә башлый. Анысына да Ирек ага Ишкинеев җитәкчелек итә. Мәдрәсә төзергә дә Аллаһы ярдәмен бирә, булышучылар табыла. Бер елда төзеп бетереп, файдалануга тапшыралар.
Кешеләрнең тәннәре генә түгел, рухлары да сәламәт булсын өчен зур көч куеп, Сидоровка бистәсе халкы өчен әнә шундый игелекле гамәлләр кыла Ирек ага. Дистә елдан артык ул үзе дә шушы мәчеткә йөри. 86 яшьтә булуга карамастан, һәр атнада җомга намазларына бара.
Ирек аганың гомер-гомергә яраткан бер шөгыле бар - умарталар тота ул. "Бабай да, әти дә умарта тоттылар, мине бу эшкә әти өйрәтте. Тәртип белән караганда, умарта асрауның бер авырлыгы да юк. Мин аларны карыйм - алар миңа булышалар, күңелгә тынычлык бирәләр", - ди һәвәскәр умартачы.
Ирек ага өч улының һәм киленнәренең кадер-хөрмәтен тоеп, оныклары өчен сөенеп, кече улы гаиләсендә яши.
Илгизә ЛОТФУЛЛИНА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев