Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь талантлар – милләт киләчәге

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә XV "Созвездие - Йолдызлык-2015" фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Аларны республика лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе котлады. Чарада Рөстәм Нургали улы "Созвездие - Йолдызлык-2015" фестивалендә "Вокал", "Вокал ансамбльләр", "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә барлык яшь төркемнәрендә беренче урыннарны (барысы 35 урын) алучыларга - фестиваль лауреатларына һәм...

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан Кремлендә XV "Созвездие - Йолдызлык-2015" фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Аларны республика лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе котлады.

Чарада Рөстәм Нургали улы "Созвездие - Йолдызлык-2015" фестивалендә "Вокал", "Вокал ансамбльләр", "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс" номинацияләрендә барлык яшь төркемнәрендә беренче урыннарны (барысы 35 урын) алучыларга - фестиваль лауреатларына һәм Гран-при ияләренә ТР Президентының дәүләт стипендияләрен тапшырды.

- Без сезнең белән горурланабыз! Сез - яхшыларның яхшылары. "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленә әзерлек, бер-берегез белән аралашу барышында алынган белем-күнекмәләрегез киләчәк тормышыгызның нигезе булып торсын иде, - диде Рөстәм Нургали улы җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Республика лидеры республиканың сәләтле балаларына булышуга зур игътибар бирә. "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале һәрвакыт Татарстан Президенты ярдәме белән оештырылды. Әлеге бәйгене ТР Президенты Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип саный. Чөнки "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантлы балаларга һәм яшьләргә иҗади ачылу мөмкинлеге бирүче заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы зур фестиваль хәрәкәте. Быел фестивальнең юбилей елы. 15 ел элек шәһәркүләм яшьләр чарасы буларак башланып киткән бәйге бүген Россия масштабындагы мөһим мәдәни күренешкә әверелде.

"Созвездие" фестиваль хәрәкәте сәхнә тормышы белән яшәүчеләргә иҗат Олимпына күтәрелү өчен үзенә күрә бер трамплин. Шәһәрдәшебез, Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театры артисты Рузил Гатин моның ачык мисалы. 2003 елда 15 яшендә ул "Созвездие - Йолдызлык-2003" фестивалендә "Вокал-соло" номинациясендә Гран-прига лаек булган иде. Тормышын профессионал җыр сәнгате белән бәйләп, Рузил Гатин 2009 елда Россия театр сәнгате академиясен, 2012 елда Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлап, республикабыз сәнгатенә хезмәт итә.

Быелгы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фестиваль дә талантларның күп булуын күрсәтте. Чараның Казанда үткән супер-финалында Чаллыдан гына да 89 финалист катнашты. "Вокал-соло" номинациясендә шәһәрдәшебез 21 яшьлек Роман Широких Гран-прига лаек булды. "Лик" балалар хореография студиясе, Абдул Разуев, Лея Әхтәмова, Эльмира Гыйльфанова беренче дәрәҗә дипломантлар булдылар. "Сәйлән" халык бию ансамбле, Алисә Идиятуллина, Рауль Тунгусков икенче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Фестивальнең иң югары бүләгенә - Гран-прига лаек булган Роман Широких жюрины итальян телендәге һәм "Довоенный вальс" җырлары белән таң калдырды. Яшь талантка Җидегән йолдыз йолдызлыгындагы бер йолдызның "Роман Широких" дип аталуы турында Роскосмос сертификаты тапшырдылар. Шәһәрдәшебез ике ел элек фестивальдә шушы ук номинациядә беренче урынны алып, ТР Президенты стипендиаты булган иде инде.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев