Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшәү урыны булмаганнар да сайлый ала

Билегеле бер яшәү урыны булмаган затларга Орловка бистәсендәге медицина көллиятендә сайлау мөмкинчелеге тудырылды. Сайлау көнендә Чаллыда булмаган кешеләр дә үз тавышларын бирә алачак. Аларга исәптән төшү турында танык­лык бирелә. Аның буенча алар партия исемлеге бюллетене буенча сайлыйлар.

Санаторий һәм хастаханәләрдә булучылар, гариза язып, якын булган сайлау участокларында үз тавышларын бирә алачаклар. Сайлаучыларга ике - ак һәм яшел төстәге бюллетень тапшырыла. Агында 14 партия исемлеге язылган. Яшелендә - Яр Чаллы округыннан сайланучы 7 бермандатлы кандидатлар исемлеге. Бюллетеньнәр, фәкать, шәхесне раслаучы документ - паспорт белән генә бирелә.

Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X