Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь вәгазьче

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра. Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИИ һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында "Яшь вәгазьче" конкурсын уздыра.

Нәзарәттән алынган мәгълүмат буенча, конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйге башта мөхтәсибәтләрдә, РИИ һәм мәдрәсә студентлары һәм башка катнашырга теләүчеләр арасында оештырыла, аннары - республика күләмендә. Мөхтәсибәтләрдән эшләр 30 декабрьгә кадәр кабул ителә. 15 гыйнварга кадәр һәр мөхтәсибәт ике иң яхшы эшне жюрига юлларга тиеш.

Вәгазьләр ике телдә - татар һәм рус телләрендә кабул ителә. (Таләпләр: Times New Roman, 14, интервал-1,5). Вәгазь 5-7 минут чыгыш ясарлык булырга тиеш. Ким дигәндә, бер аять (сүрә һәм ничәнче аять икәне күрсәтелгән), бер хәдис (чыганагы күрсәтелгән) куллану сорала.

Конкурс темалары:

1. Интернет - анда бәрәкәт бармы?

2. Игелек эшләүдән туктадык...

3. Вакытның кыйммәте.

4. Исраф - гөнаһ.

5. Алдынгы мөселман: нинди ул?

6. «Коръән кушуын ишетмәгән ләгънәткә дучар булган» (И.Бунин).

Конкурсның электрон адресы: vagaz2015@gmail.com Өстәмә сораулар өчен телефон: 8-927-033-31-42.

Моннан тыш, Россия Ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дистацион белем күтәрү курслары уздыра. Укулар «Гарәп каллиграфиясе», «Хәләл стандарты: теория һәм гамәли эш», «Имам вазыйфалары һәм вәгазь сөйләү нигезләре», «Ислам хокукы сораулары» темаларына үткәрелә.

Курсларга язылу өчен институтның дистацион укыту үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев