Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш төшкән

Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш койган, ул үлгән. Җитди пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Кыйгы районында яшәүче 36 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә «Стерлеград» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова хәбәренә...

Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш койган, ул үлгән. Җитди пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Кыйгы районында яшәүче 36 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә «Стерлеград» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова хәбәренә сылтама белән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 5 сентябрьдә кич яшь ярымлык бала электр плитәсендә кайнап утырган ашлы кастрюльне өстенә аударган, күкрәк читлеге, башы һәм кул-аяклары пешкән. Баланың әнисе үз вакытында хастаханәгә мөрәҗәгать итмәгән, тән җәрәхәтләре узар дип уйлаган.

Икенче көнне иртән баланың хәле начарланган, ул Кыйгы район хастаханәсенә китерелгән. Медицина ярдәме күрсәтелүгә кармастан, табиблар баланың гомерен саклап кала алмаган.

Гомере өзелгән баланың анасына карата "Саксызлык аркассында үлемгә китерү" буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X