Яшертен темага кайчан сөйләшергә?
Бүгенге көндә беребезне дә кияүгә чыгыу, җенси тормыш алып баруы белән гаҗәпләндереп булмас.
Безнең өчен 15 яшендә бала тапкан кызлар да, ярым шәрә йөрүләренә без күнегеп тә киләбез инде. Ә бит аларның алдагы тормышнда зур роль уйнаган Әни буласылары хакында онытып киләләр, без әти-әни бу хакта, үсеп килүче балага аңлатырга, җенси тормыш турында кайчан һәм ничек аңлатырга тиеш. Әлеге сорауларны без Яр Чаллы шәһәренең №4 нче номерлы поликлиникасының хатын-кызлар консультациясе мөдире, югары категорияле табиб Венера Илдус кызы Харисова белән сөйләшербез.
-Бүгенге көндә балалар бик иртә җенси мөнәсәбәткә керәләр, яшь организмга моның зыяны бар һәм ул нинди?
-Хәзерге вакытта кызлар җенси мөнәсәбәткә бик иртә керәләр, уртача 13-15 яшьтә. Әлбәттә бу бик зур проблема булы тора. Беренче чиратта моңа психологик яктан карарга кирәк, 13 яшьлек кыз җенси мөнәсәбәткә әзер түгел. Шуның өчен күп балалар зур стресс кичерә. Икенче ул балага узу, контрацепция булмау, 13 яшьлек кыз бала җенси мөнәсәбәткә әзер булмаганны, өстәвенә ул балага алып кайтырга әзер түгел. Өченчесе - җенси инфекция. Җенси партнерлар күбрәк булган саен, җенси инфекцияләр йоктыру куркынычы да зуррак. Нигездә бу җенси якынлык кылган вакытта күчә торган чирләр – ВИЧ, гепатит, сифилис, гонорея, трихомониаз һәм йогышлы вирус ВПЧ. Югарыда әйтелгән чирләр турында белсәк, ВПЧ турында күп кенә хаты-кызлар әле белеп бетерми. ВПЧ (вирус папилломы человека) – кеше папилломасы вирусы. Алар арасында онкоген под типлары, ир-ат мондый вирус белән яши, аның өчен ул куркыныч түгел. Менә хаты-кызның аналык муенткасында дисплазия барлыкка килә, соңыннан ул ракка әверелә. Соңгы елларда 30 яшькә кадәр кызлар нәкъ шундый проблема белән киләләр. Бу бик аяныч.
-Хәзерге вакытта йогышлы чирләрдән дәвалап буламы?
- Әйе, медицина алга китте һәм дәвалау яхшы нәтиҗәләр бирә. Сифилисны да, гонореяны да дәваларга була, тик рактам дару юк. иртә җенси тормыш башлау, партнерлар күп булу, контрацепция кулланмау, кызганычка каршы, балага узу гына түгел, кыз баланың үлеменә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә җенси мөнәсәбәтләр, контрацепция турында әңгәмәләр үткәрү бик мөһим.
-Венера Илдусовна сезнең практикада иң яшь кыз бала булдымы?
-Булды, 13 яшьлек кызлар учетка басып йөрделәр. Хәзер мондый күренеш бездә юк, иртә балага узган кызларны перинаталь үзәгенә җибәрәләр. Безгә 16 яшьтән киләләр.
- Сезнеңчә әти-әни кыз балага җенси мөнәсәбәт турында ничә яшьтә сөйләргә тиеш?
- Минем уйлавымча, бүгенге көндә балалар иртә җитешәләр, бик күп информаия үзләштерәләр, мин мәсәлән кызыма 10 яшендә сөйләдем, чөнки мин моны җитәрлек яшь дип уйлым, аннары соң булырга мөмкин. Иртәме соңмы урам үз эшен эшлиячәк, алар дуслардан, интернетта беләчәк, иң яхшысы кыз балага әнисе тыныч кына аңлатса. Мондый әңгәмә күпкә әйбәтрәк булыр.
- Венера Илдусовна бүген күп кенә хатын-кызлар картаеп бала табалар. Медицина күрсәткечләре буенча хатын-кыз ничә яшькә кадәр бала табырга тиеш?
-Хәзер хатын-кызлар беренче балаларны да соң табалар. Ул 30 яшьтән соң. Алар менә картаеп беренче бала табу группасына керәләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме буенча беренче баланы 25 яшьтән соңрак тапмаска куша. Ә планлаштырылган барлык балаларны 36 яшькә кадәр табарга.
- Ни өчен олы яшьтә бала табу әни кешегә дә, баланың сәламәтлегнә куркыныч тудыра?
-Чөнки 36 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларның хромосома аномалиясе куркынычы зур. Яшь белән соматик авырулар йөклелекккә зур йогынты ясыйлар. Кан басымы, шикәр авыруы, бронхиаль астма һәм башка авырулар. Болар барысыда тора бара балага узуга, аның киләчәктә сәламәтлегенә, әни кешегә басым ясый. Шуңа күрә сәламәт бала алып кайтры өчен иң мөһиме әни кеше үзне сәламәт булырга тиеш. Ә сәламәтлек балачактан салына, барысыда үзара бәйләнгән.
- Венера Илдусовна төгәл һәм кызыклы җавапларыгыз өчен рәхмәт.
- Безнең матур кызларыбыз һәм хатын-кызларыбыз сәламәт булсыннар һәм сәламәтлекләре турында кайгыртырлар дип ышанып калам.
Хатын-кыз берьяктан көтелмәгән балага узу, төрле йогышлы авыруларга дучар булса, ир-егетләргә дә иртә җенси мөсәбәтләр алып бару аның организмына, сәламәтлегенә зыян сала. Иң зур проблема ул психлогик яктан. Сексопатологлар үз пациентлары белән сөйләшкәндә, гадәттә, беренче уңышсыз сексуаль тәҗрибәнең алга таба сексуаль тормышка үзенең тискәре эзен салуы ачыклана. Беренче шундый тәҗрибәдән соң, кайбер балалар, гомумән, кызлар белән аралашмаска тырыша. Башка егетләр үзләренең сексуаль тәҗрибәсе белән мактана икән, аларның барысы да тәртиптә дигән уй белән кайгырып йөриләр. Беренче сексуаль тәҗрибәнең уңышсызлыгы ир-егеттә комплекс тудыра. Кайбер яшүсмерләрнең интим якынлыгы алдында курку уяна. Бу хәтта олы тормышта да җенси тормыш белән кызыксынуны бетерә ала. Әлеге механизм буенча өлкән яшьтәге ир-атларда сексуаль теләкләрнең кимүе яки булмавы, эрекция, импотенция, вакытыннан алда яки тоткарланган эякуляция кебек төрле сексуаль киртәләр барлыкка килә. Кешенең җенси тормышы күп
факторларга бәйле. Ир-атның сексуаль тормышы нормаль булсын өчен интим мөнәсәбәтләргә (сексуаль) керү һәм моның өчен мөмкинлекләр (җитәрлек эрекция һәм фрикцион хәрәкәтләрне билгеле бер вакыт дәвамында кылу мөмкинлеге), ягъни нормаль потенциенция кирәк.
Психологлар 19-20 яшьлек кызларда һәм 22-24 яшьлек егетләрдә, ягъни беренче җенси мөнәсәбәтләр белән һәм тулы физик һәм психик өлгерүләр арасында 5-10 яшьлек аерманы оптималь яшь дип саный. Һәм бу елларда ни эшләргә соң? Галимнәр: тыелып торырга кирәк, диләр.
Марат, 12 яшьлек бала әтисе: “Минемчә, җенси мөнәсәбәтләр турында мәктәптә психологлар сөйләргә, аңлатырга тиеш. Чөнки аны балалар белгеч буларак кабул итәләр, борчыган, кызыксындырган сорауларын бирә алалар, ә әти-әнидән бала ояла”.
Зәмирә, 10 яшьлек онык әбисе: “Безгә бернинди дә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләүче булмады. Тик хәзерге заманда балалар иртә җитлегәләр, хәтта куркыныч. Шуңа күрә аларга җенси тормыш турында аңлатырга кирәк, бу үз чиратында алдагы хаталардан саклап калачак дип уйлыйм”.
Лилия 11 яшьлек бала әнисе: “Минем кызыма 11 яшь тулды, ул инде сорауларда бирә башлады. Әле сөйләргә батырлыгым җитми. Бездә андый әйбер булмады бит, әти-әни секс турында сөйләмәде. Европадан килгән мода бит инде ул. Гомумән мөселман халкында җенси мөнәсәбәт турында сөйләшү дигән сүз юк”.
Кызганычка каршы, күп кенә гаиләләрдә яшүсмерләр яшьтәге балалар белән гаиләне планлаштыру, балигъ булмаган йөклелекне кисәтү, иртә җенси мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәләре, шул исәптән җенси юл белән тапшырыла торган авырулар турында да сүз бармый. Мин моның белән килешмим һәм ата-аналар, барыннан да элек, балаларны җенси тәрбияләү белән сөйләшергә тиеш дип саныйм. Бары тик ата-аналар, үзләренең зур тәҗрибәсе булган хәлдә, балаларга җенси тормышның куркынычлыгы һәм өстенлекләре турында объектив итеп сөйләргә мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев