Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьлек дәрте белән...

Тимер юллар илебездә иң уңайлы һәм арзанлы элемтә, йөк һәм пассажирлар ташу системасын тәшкил итә. Бүгенге көндә тормышыбызны шушы корыч юлсыз күз алдына да китереп булмый, Чаллыбыз аша да тимер юллар үтүе үзе бер бәхет. Көне-төне аның аша дистәләгән поездлар үтеп тора.

Ә КАМАЗ заводларына, Промкомзона, БСИга килгән товар һәм чимал төялгән вагоннар шәһәребезнең яшәү артериясен тәэмин итеп торучы үзе бер тармак. Тимер юлларда, поездларда бу эшне чын күңелдән яраткан кешеләр эшли. Моның башкача булуы да мөмкин түгел, тимерюлчы хезмәте романтика һәм көтелмәгән хәлләр, вакыйгалар белән тулы.

***

Илленче еллар ахрында Советлар Союзында чирәм җирләрне үзләштерү башланды. Комсомол юлламасы белән бөек, удар төзелешләргә яшьләрне чакыра башладылар. Ул зур энтузиазм белән дәвам итте. Яшьләр дәррәү кубып шул төзелешләргә агылдылар. Матбугатта бу киң яктыртылды, төрле патриотик җырлар иҗат ителде, алар көне-төне радио аша һәм агитмәйданчыкларда яңгырап торды.

Едем мы, друзья, в дальние края

Станем новоселами и ты, и я...

...Унынчы сыйныфны уңышлы тәмамласам да, урта уку йортына керергә мөмкинлек юк иде: әниебез гаиләдә берүзе эшли, ә без өч кыз һәм әби - сугышта үлеп калган әниебезнең әнисе. Миңа укырга керергә мөмкинлек булмагач, Минзәлә районы комсомол комитетына барып тимер юл төзелешенә юллама алдым. Үз гомеремдә тимер юлны күреп белмәгән көе чыгып киттем. Безне, бер төркем яшьләрне районнан оештырып җибәрделәр, Казанда исә каршы алдылар. Башта киемнәр складына алып барып киендерделәр: бушлат, сырган чалбар, кирза һәм киез итекләр, берничә пар эш бияләйләре бирделәр дә поездга төяп Оренбург өлкәсенә алып та киттеләр.

Анда исә безне тынлы оркестр белән каршы алдылар. Әле аңышып та бетмәдек, тагы поезд белән Саракташ атлы җиргә озаттылар. Барып җитеп вагоннарга урнаштырдылар. Дүрт кыз: мин, авылдашым Фәрүсә, Күзкәй кызы Әминә һәм якташыбыз Тамара.

Юлда бик йончытты, иртәгәсен безне комендант уятты:

-Девочки, девочки, вы приехали сюда не спать, а работать - дип димәсенме?!

Бу сүзләр әле һаман да минем колакта яңгырап тора...

Тимер юл төзү эше җиңел түгел. Без яңа юл салабыз, шпал асларына китерелгән балчыкны тыгызлап тутырабыз. Аны вагонеткаларда китерәләр, башта бушатабыз, аннан ташыйбыз.

Җәй көне балчык җиңел бушатыла, ә кышын ул ката, шуңа лом, киркалар белән ватарга туры килә. Совковой көрәк, кирка тотып яшь нәфис кулларыбыз сөялләнеп, бозылып бетте. Шул хәтле авыр хезмәт, җитмәсә анда җил дә көчле исә иде. Битләр каралды. Кайткач көзгегә карыйбыз да, үзебезне танымый торабыз.

Әйе, тимер юл төзелешендә хәрби тәртип, әгәр кышын кар явып юлны капласа, төнлә тревога белән торгызып кар көрәтәләр. Вагон уртасында галанка дигән мич, ул ташкүмер ягып җылытыла. Күбесенчә ягарга тузан кебек вак ташларны китерәләр, ул начар яна, җылысы аз. Разъездда вагонда яшәгәндә товар поездлары туктап торганда эре-эре ташкүмер кисәкләрен урлый идек. Җитмәсә бер урлашканда берсе ялгыш таш ыргытып минем башны тиште. Шулай итеп авырлыклар күреп тимер юл өстендә яшь гомеребезне уздырдык. Дөресен әйткәндә тәгәрмәч өстендә. Кич белән Саракташта арып йоклап киткән булсак, иртән Орскийда яки башка станциядә уянып китәбез. Безнең вагоннарны тагып алып китәләр, ә без сизми дә калабыз.

Төшке ашны тимер юлга алып киләләр. Шунда беренче тапкыр салкын аш-окрошканы күрдек. Көндезге эсседә ул бик тәмле була иде. Иртәнге һәм кичке ашны үзебез вагонда пешерәбез. Эштән кайткач көнбагыш маена манып ашаган кара ипидән дә тәмлерәк ризык бар иде микән?!

Кичләрен төрле күңел ачу чараларында катнашабыз, үзебез дә оештырабыз. Саракташтан ерак түгел Чишмә исемле татар авылы бар, шунда берничә мәртәбә татар туена чакырдылар. Аларның үзләренә генә хас гореф-гадәтләре барлыгы истә калган: килен үзе белән карават һәм башка урын-җир әйберләрен бирнә итеп алып килә, кадерле кунакларны үзе калак тотып ашата, сиңа боткасы гына кала. Икенче көнне яшьләр өчен клубта күңел ачу кичәсе оештырыла. Уртага биергә чыккан кеше фәлән-фәләнович хөрмәтенә диеп акча сала, аннан рәхәтләнеп бии.

Эш авыр булса да без авылда эшләп, чыныгып үскәннәр сынатмадык. Бригадирыбыз Иван Пантелиевич безне, татарларны бик ярата иде. Ул безне беркемнән дә кыерсыттырмады. Мине бригаданың алдынгы эшчесе, дип Оренбургка яшьләр фестиваленә җибәрделәр. Шулкадәр матур бәйрәм булды. Шунда төрле чараларда катнаштым, чыгышлар ясадым. Бик матур, бай табын оештырганнар иде. Беренче тапкыр Оренбург калачын ашадым. Гаҗәп тәмле иде ул, андыйны бүтән күргәнем булмады.

Тырышып эшләгәч эш хакын да әйбәт кенә түләделәр. Өс-башны карадык. Дүртебез дә драп пальто тектердек. Крепдешин күлмәкләр, батист яулыклар, мех башлыклар алдык. Өйгә дә берничә тапкыр посылкалар салдык. Өйдәгеләрдән сөенечле хатларны алу бик күңелле була иде.

Тимер юл төзелешенең генераль директоры Бергер мине Мәскәүгә тимер юл буенча инженерлыкка оешма исеменнән стипендиат итеп укырга җибәрергә теләгән идем, риза булмадым. Ел ярым эчендә туган як сагындырган. Отпускага кайткач Әминә белән Минзәлә педучилещесына укырга кердек. Имтихан бирү вакытлары үтсә дә, бездән өстәмә сынау бирдереп кабул иттеләр. Тимер юл төзүдән кайтып Минзәләдә укый башладык. Педучилищены уңышлы тәмамлап Казан педагогия институтына кердем. Инде иңнәремдә 45 ел мәгариф системасында эшләү, гаиләм, балаларым, оныкларым...

Шулай да ел саен август ае кергәч, 17-18 яшьтә яшьлек дәрте белән мавыгып, авыр да, күңелле дә булган вакытларны искә төшерәм. Поезд юлыннан үткәндә шпаллардан килә торган ис тә якын күңелгә. Ни әйтсәң дә, тимер юлда эшләп, ныклы чыныгу алып, авырлыкларга түзәргә өйрәндем.

Розалия Уразаева, ветеран-укытучы, Россиянең мәгариф отличнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев