Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр “Гадел Яр Чаллы өчен”

27 апрель көнне "Нур" яшьләр үзәгендә "Гадел Яр Чаллы өчен" дип исемләнгән яшьләрнең коррупциягә каршы көрәш форумы узачак. Чарада шәһәребезнең югары һәм һөнәри уку йортларында укучы 100 дән артык студент катнашыр дип көтелә. Алар закон чыгару һәм башкарма хакимият идарәсе әгъзалары белән очрашулар, дискуссияләр үткәреп, тестлар узып, социаль акцияләр һәм...

Моннан тыш форумда уку йортларының җитәкчеләре дә, яшьләр белән бергә, әлеге мәсьәлә турныда фикер алышып, түгәрәк өстәлләр дә уздырачаклар. Чарага махсус кунаклар да көтелә. Алар арасында РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когониа, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов, Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча хаким ярдәмчесе Алексей Тарабукин бар.

Форум "Гадел булу заманча!" лозунгы астында узачак коррупциягә каршы чаралар декадасы белән тәмамланачак.

Исегезгә төшерәбез, шәһәребездә 2011 елдан башлап "Бирмәскә - алмаска!" балалар, яшүсмерләр һәм студентлар респбулика программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында "Коррупциягә юк дип әйт!", "Белемнәрне сатып алып булмый!" исеме астында беренче курс студентлары белән очрашулар, "Гадел белемнәр" интеллектуаль уены һәм башкалар үткәрелә. Программа эшләнеше дәверендә, аның кысаларында үткәрелгән чараларда 25000 ләп яшь чаллылы катнашты.

Форум Татарстан Республикасының Яшьләр хөкүмәте, Яр Чаллының "Шәһәр студентлар советы" яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шәһәр администрациясе һәм "Нур" яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла. Анда "Россия яшьләре" автоматлаштырылган мәгълумати системасы аша теркәлергә мөмкин: https://ais.fadm.gov.ru/event/3012. Өстәмә мәгълуматны (8552) 39-67-99 телефоны аша да алырга була.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев