Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр ярышка чыга

Чаллыда эшләүче яшьләр арасында күп төрле автомобиль ярышы буенча чара узачак

 

 Яр Чаллыда эшләүче яшьләр арасында күп төрле автомобиль ярышлары узачак. Ярышлар 10 октябрьдә ТР ДОСААФ автодромында үткәрелә. Башлана 10:00 сәгатьтә. Ярышлар 3 этаптан торачак: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, тиз маневрлау, «ТАССРның 100 еллыгы» темасына автомобиль бизәү.

Автомобиль белән идарә итү осталыгын 2 кешедән торган шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары командалары күрсәтә алачак. Төп шартлар – машина йөртү хокукы, шәхси автомобиль, 18-35 яшь аралыгы һәм штрафлар булмау. Катнашу өчен 07 октябрьгә кадәр электрон адреска oorm16@gmail.com   гариза бирергә кирәк. 

Өстәмә мәгълүмат: 57-08-70, "Заман" яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: город